Таулы чирмеш теле

Таулы чирмеш теле — таулы мариларның теле, мари теленең таулы сөйләше нигезендә әдәби тел. Сөйләшүчеләр саны - 36 822 (2002 ел халык санын алу буенча). Марий Элның Таулы Мари районында, Юрино районында, Килемары районында, һәм шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Воскресенски районында һәм Киров өлкәсенең Яраң районында таралган. Мари телләренең көнбатыш таралу төбәкләрен алып тора.
Таулы чирмеш теле, болын чирмеш теле һәм рус теле белән бергә Марий Эл Республикасының дәүләт телләренең берсе булып тора.
Таулы чирмеш телендә «Жерӓ» һәм «Йӓмдӹ ли!» газеталары, «У сем» әдәби журналы чыга, Таулы чирмеш радиосы тапшыра.

Таралышы үзгәртү

2002 ел Бөтенроссия халык санын алу буенча таулы чирмеш телендә сөйләшүчеләр саны түбәндәгечә булган:

Федераль округ/РФ субъекты 2002 елда саны

(тулаем саннан %)

Идел буе Федераль округы, шул исәптән 26 012 (70,6 %)
- Марий Ил 18 056 (49 %)
- Башкортостан 3381 (9,2 %)
- Татарстан 1226 (3,3 %)
- Түбән Новгород өлкәсе 1341 (3,6 %)
Урал Федераль округы, шул исәптән 5970 (16,2 %)
- Свердловск өлкәсе 4949 (13,4 %)
Үзәк Федераль округы 1354 (3,7 %)
Себер Федераль округы 1273 (3,5 %)
Көньяк Федераль округ (Төньяк-Кавказ Федераль округын кертеп) 1176 (3,2 %)
Төньяк-Көнбатыш Федераль округы 558 (1,5 %)
Ерак Көнчыгыш Федераль округы 479 (1,3 %)
БӨТЕНЕСЕ 36 822 (100 %)

Таулы чирмеш телен бу чит илләрдә өйрәнәләр һәм шуның буенча эзләнүләр алып баралар үзгәртү

Австриядә - Вена Университетында,
Венгриядә - Сомбатһей университетында һәм Будапешт университетында
Алманиядә - Гамбург университетында һәм Гёттинген университетында
Канадада - Торонто университетында
Норвегиядә - Тронһейм университетында
Польшада - Познань университетында
Финляндиядә - Һельсинки университетында һәм Турку университетында
Франциядә - Париж университетының Көнчыгыш телләр университетында
Швециядә - Лүнд университетында
Эстониядә - Тарту университетында