Өрҗем өязе

(Уржум өязе битеннән юнәлтелде)

Өрҗем өязе (рус. Уржумский уезд, чирм. Вӱрзым уезд) — Казан һәм Вятка губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Өрҗем өязе
рус. Уржумский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
10 046,6 чакрым² (11 433 км²) (1897)
5 577 км² (1926)[1]
Халык саны
280 427 кеше[2]

Өяз үзәге — Өрҗем шәһәре.

География

үзгәртү

Чиктәшлек

үзгәртү
Як Өяз яки губерна
Төньяк Нолинск өязе
Төньяк-көнчыгыш Глазов өязе
Көнчыгыш Малмыж өязе
Көньяк Казан губернасы
Көнбатыш Яраң өязе

Өрҗем өязе әле XVII гасырда бар булган. 1708 елда ул юкка чыгарыла һәм Казан губернасына кертелә. 1719 елда Казан губернаның Казан провинциясе составында Өрҗем дистрикты оештырыла; 1727 елда дистриклар юкка чыгарылалар, һәм Өрҗем дистрикты Өрҗем өязенә үзгәртеп корыла.

1780 елдан — Вятка калгайлыгы (1796 елдан — губерна) составында.

1928 елда Өрҗем өязе юкка чыгарыла, ә аның территориясендә Түбән Новгород краеның Нолинск округының Өрҗем районы оештырыла.

Административ бүленеш

үзгәртү

1913 елда 22 вулыска, 1926 елда 5 вулыска бүленгән.

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча)

Уржум өязе
Тел Кешеләр саны %
рус 201 021 69,51
мари 73 092 25,27
татар 13 934 4,82
удмурт 844 0,29
чегән 147 0,05
башка телләр 150 0,05
Өрҗем шәһәре (4 413 кеше)
Тел Кешеләр саны %
рус 4 292 97,26
татар 42 0,92
мари 39 0,88
башка телләр 40 0,91

Искәрмәләр

үзгәртү