Епрәч районы
Епрәч районы (чуаш. Йӗпреҫ районӗ) — Чуашстанның үзәгендә урнашкан муниципаль район.
Байрак
| |
Башкала | Епрәч |
---|---|
Халык исәбе | 23 330 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Нигезләнгән | 5 сентябрь 1927 |
Вакыт зонасы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00 |
География | |
АТБ | Чуашстан |
Мәйдан | 1,201.18 км² |
Координатлар | 55.25°N 47°E ![]() |
Телефон коды | 83538 ![]() |
![]() |
Административ үзәге — Епрәч шәһәр бистәсе.
География Үзгәртү
Епрәч районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1201,2 км².
Тарих Үзгәртү
Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Районда ике тарихи урын бар: чуаш язучысы Семен Эльгер сурәтләгән «Кушлаваш уйе» һәм Камай кыры (Камай — Казанны 1552 елда Явыз Иван алганда, аңа ярдәм күрсәтүче кеше, ул Казан кирмәне диварларын шартлатуны билгеләүче мәгълуматны Казанны алучыларга тапшыра).
Халык Үзгәртү
Халык саны 22,9 мең кеше (2010 елга). Авыл халкы — 60%, шәһәр халкы — 40%. Шәһәр халкы Епрәч һәм Буа бистәләрендә яшиләр.
Милли составы: чуашлар — 83%.
Административ бүленеше Үзгәртү
Районда 2004 елдан 12 авыл һәм 1 шәһәр жирлеге бар.
Икътисад Үзгәртү
Сәнәгатьтә төп тармаклар: Чабаксар электр үлчәү приборлары заводы филиалы, агач эшкәртү, җиһазлар ясау.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү.
Күренекле кешеләре Үзгәртү
- Макар Евсевьев — галим.
- Лидия Григорьева — җиңел атлетика буенча спорт мастеры.
- Алексей Маресьев — Советлар Союзы герое.
- Семен Эльгер — чуаш язучысы.
- Николай Краснов — чуаш язучысы.
- Степан Илларионов — Советлар Союзы герое[3]
- Николай Ижутов — Советлар Союзы герое[4]
- Леонид Константинов — Россия герое[5]
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ http://gov.cap.ru/list2/view/02SV_CHIEFS_OV/form.asp?link=60&preurl=.&FKey=F_JURL_ID&gov_id=60&id=6165
- ↑ Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года
- ↑ Герой Советского Союза Илларионов Степан Илларионович
- ↑ Герой Советского Союза Ижутов Николай Степанович
- ↑ Герой России Константинов Леонид Сергеевич