Чуашстан
Чуашстан Республикасы (Чуашия, чуаш. Чӑва́ш Республики́, Çovaş Respupliki, چأۋاش رەسپوپلېكې, рус. Чувашская Республика) — Россия Федерациясе составына кергән республика. Башкаласы — Чабаксар шәһәре.
Байрак
| |
Башкала | Чабаксар |
---|---|
Халык исәбе | 1 207 875 (1 гыйнвар 2021) ![]() |
Нигезләнгән | 13 февраль 1992 |
Вакыт зонасы | Мәскәү вакыты, Европа/Мәскәү |
География | |
АТБ | Россия |
Мәйдан | 18,300 км² |
Координатлар | 55.45944°N 47.09611°E ![]() |
RU-CU ![]() | |
Хөкүмәт башлыгы | Олег Николаев (1969) |
![]() |
Халык саны – 1 251 619 кеше (2010). Мәйданы – 18 300 км².
ГеографияҮзгәртү
Як | Россия субъекты |
---|---|
Төньяк | Мари Ил |
Көнбатыш | Түбән Новгород өлкәсе |
Көньяк-көнбатыш | Мордовия |
Көньяк | Сембер өлкәсе |
Көнчыгыш | Татарстан |
Чуашстан Республикасы Көнчыгыш Европа тигезлегендә, күбесенчә Иделнең уң ярында, Сыры һәм Зөя елгалар арасында урнаша. Чуашстанның иң биек ноктасы — 286,6 м (Шомырша районының Яблоновка авылы янында).
Файдалы казылмаларҮзгәртү
Фосфоритлар, янучан сланец (запаслар — 199,1 млн. т.), торф чыганаклары.
КлиматҮзгәртү
Климат — уртача континенталь, июльнең уртача температурасы — +19,3 °С, гыйнварның уртача температурасы — -12,7 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 450—500 мм.
ГидрографияҮзгәртү
Төп елгалар — Идел (Чабаксар сусаклагычы), Сыры, Цивиль, Аниш, Бездна, Киря, Меня, Гөбенә, Бола.
Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясыҮзгәртү
Республиканың төньяк районнарда — кәсле-көлсу туфраклар, көньяк-көнбатышында — кара туфраклар. Республика күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша (Идел аръягындагы өлеше төньяк тайга кече зонасында урнаша). Урманнар территориянең якынча 32% өлешне биләп торалар; нарат, чыршы, каен, имән, юкә күпчелеген тәшкил итәләр.[1]
Хайваннар дөньясы: көрән аю, бүре, төлке, урман мәчесе, сусар, ондатра, тиен, сөркә, янутсыман эт, поши, һ.б.
ТыюлыкларҮзгәртү
- Сыры буе тыюлыгы
- «Чăваш Вăрмане» («Чуаш урманы») милли паркы
ТарихҮзгәртү
Чуашия территориясендә неолит, палеолит һәм мезолит памятниклары сакланып калганнар. Безнең эрага кадәр 3-нче меңъеллыкта Урта Иделгә фин-угыр кабиләләр арасында көньяктан килгән Фатьяново һәм Баланово археологик культуралары кабиләләре барлыкка киләләр; безнең эрага кадәр 2-нче меңъеллыкта монда Абашево һәм бура археологик культуралары кабиләләре киләләр. Алар белән монда терлекчелек, китмән игенчелеге барлыкка киләләр.
X гасырда Урта Иделдә Идел буе Болгары барлыкка килә. 1236 елда Идел буе Болгарны Алтын Урда гаскәрләре яулап алалар. Чуашиянең төньяк районнарга күчереп урнашкан болгарлар һәм фин-угыр халыклары аралашу нәтиҗәсендә XV гасырда чуаш халкы барлыкка килә.
1551 елда тау ягында торучы, ә 1552 елда болын ягында торучы чуашлар территорияләре Мәскәү дәүләтенә кушылалар. 1552—1600 еллар эчендә Чабаксар (беренче тапкыр 1469 елда телгә алына), Алатыр, Чуел һәм Ядернә ныгытмалары төзеләлгәннәр.
Казан ханлыгы яулап алуыннан соң чуашларга православ дине көчләп кертелә башлый.
1552 елдан чуаш җирләре Казан сарае Приказы белән идарә иткәннәр. 1708 елда алар Казан губернасы составына кертеләләр.
1891—1894 елларда Мәскәү-Казан тимер юлының Алатыр — Шәехран (Канаш) — Казан тимер юл сызыгы төзелә.
1917 елның революциягә кадәр хәзерге Чуашстан җирләре Казан (Козьмодемьянск, Чабаксар, Ядернә, Чуел өязләре) һәм Сембер (Курмыш, Алатыр, Буа өязләре) губерналары составында булганнар.
1920 елның 24 июнендә Чуаш автономияле өлкәсе барлыкка килә. 1925 елның 25 апрелендә ул Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.
1929—1936 елларда республика Түбән Новгород крае (1932 елдан — Горький крае) составында булган.
1992 елның 13 февральдә «Чуаш ССРның исемен үзгәртү турында» законы кабул итүдән соң, Чуаш ССР үз исемен Чуашия Республикасына алыштыра.[2]
Административ-территориаль бүленешеҮзгәртү
Чуаш Республикасында 21 административ район , 9 шәһәр, 8 шәһәр тибындагы бистә, 1700гә якын авыл исәпләнә.
БашкалаҮзгәртү
Башкаласы — 500 меңнән артык кеше яшәгән Чабаксар шәһәре.
Муниципаль районнарҮзгәртү
№ | Район | Чуашча исеме | Үзәге |
---|---|---|---|
1 | Алатыр районы | Улатăр районĕ | Алатыр шәһәре |
2 | Әлек районы | Элĕк районĕ | Әлек авылы |
3 | Батыр районы | Патăрьел районĕ | Батыр авылы |
4 | Урнар районы | Вăрнар районĕ | Урнар бистәсе |
5 | Епрәч районы | Йĕпреç районĕ | Епрәч бистәсе |
6 | Канаш районы | Канаш районĕ | Канаш шәһәре |
7 | Кузлаука районы | Куславкка районĕ | Кузлаука шәһәре |
8 | Комсомол районы | Комсомольски районĕ | Комсомол авылы |
9 | Красноармейски районы | Красноармейски районĕ | Красноармейское авылы |
10 | Кызыл Чутай районы | Хĕрлĕ Чутай районĕ | Кызыл Чутай авылы |
11 | Мария Посады районы | Сĕнтĕрвăрри районĕ | Мария Посады шәһәре |
12 | Моргауш районы | Муркаш районĕ | Моргауш авылы |
13 | Порецк районы | Пăрачкав районĕ | Порецки авылы |
14 | Ормар районы | Вăрмар районĕ | Ормар бистәсе |
15 | Чуел районы | Çĕрпӳ районĕ | Чуел шәһәре |
16 | Чабаксар районы | Шупашкар районĕ | Күгеш бистәсе[3] |
17 | Шомырша районы | Шăмăршă районĕ | Шомырша авылы |
18 | Шөмерлә районы | Çĕмĕрле районĕ | Шөмерлә шәһәре |
19 | Ядернә районы | Етĕрне районĕ | Ядернә шәһәре |
20 | Ялчык районы | Елчĕк районĕ | Ялчык авылы |
21 | Янтык районы | Тăвай районĕ | Янтык авылы |
ХалыкҮзгәртү
Моны да карагыз: Чуашия халкы
Милли составыҮзгәртү
2010 ел буенча Республикада 106 төрле милләт вәкиле яши дип санала.
Милләт | 1926 ел, мең кеше (*) |
1939 ел, мең кеше (*) |
1959 ел, мең кеше (*) |
1970 , мең кеше (*) |
1979, мең кеше (*) |
1989, мең кеше (*) |
2002, тыс. чел. (*) |
2010 ел мең кеше [4] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
чуашлар | 667,7 (74,7 %) | 777,2 (72,2 %) | 770,4 (73,0 %) | 856,2 (70,0 %) | 887,7 (68,4 %) | 906,9 (67,8 %) | 889,3 (67,7 %) | 814,8 (67,7 %) |
руслар | 178,9 (20,0 %) | 241,4 (22,4 %) | 263,7 (24,0 %) | 299,2 (24,5 %) | 338,2 (26,0 %) | 357,1 (26,7 %) | 348,5 (26,5 %) | 323,3 (26,9 %) |
татарлар | 22,6 (2,5 %) | 29,0 (2,7 %) | 31,4 (2,9 %) | 36,2 (3,0 %) | 37,6 (2,9 %) | 35,7 (2,7 %) | 36,4 (2,8 %) | 34,2 (2,8 %) |
мордвалар | 24,0 (2,7 %) | 22,5 (2,1 %) | 23,9 (2,2 %) | 21,0 (1,7 %) | 20,3 (1,6 %) | 18,7 (1,4 %) | 16,0 (1,2 %) | 13,0 (1,1 %) |
2002 ел нәтиҗәләре буенча Чуаш Республикасы милли составы[5]:
Милләт | Саны (кеше) | Процентларда |
---|---|---|
Чуашлар | 889 268 | 67,69 % |
Руслар | 348 543 | 26,53 % |
Татарлар | 36 401 | 2,77 % |
Мордвалар | 16 383 | 1,25 % |
Украиннар | 6 422 | 0,49 % |
Чирмешләр | 3 600 | 0,27 % |
Белоруслар | 1 881 | 0,14 % |
Әрмәннәр | 1 261 | 0,14 % |
Әзериләр | 857 | 0,07 % |
Чегәннәр | 751 | 0,06 % |
Алманнар | 520 | 0,05 % |
Торак пунктларҮзгәртү
Урын | Шәһәр | Чуашча исеме | Русча исеме | Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Чабаксар | Шупашкар | Чебоксары | 453 721 | ||||||
2 | Яңа Чабаксар | Çĕнĕ Шупашкар | Новочебоксарск | 124 097 | ||||||
3 | Канаш | Канаш | Канаш | 45 607 | ||||||
4 | Алатыр | Улатăр | Алатырь | 38 203 | ||||||
5 | Шөмерле | Çĕмĕрле | Шумерля | 31 722 | ||||||
6 | Чуел | Çĕрпӳ | Цивильск | 13 479 | ||||||
7 | Күгеш | Кӳкеç | Кугеси | 11 917 | ||||||
8 | Кузлаука | Куславкка | Козловка | 16 121 | ||||||
9 | Урнар | Вăрнар | Вурнары | 11 080 | ||||||
10 | Ядернә | Етĕрне | Ядрин | 10 359 | ||||||
11 | Мария Посады | Сĕнтĕрвăрри | Мариинский Посад | 10 086 | ||||||
12 | Епрәч | Йĕпреç | Ибреси | 8 415 | ||||||
13 | Яңа Лапсар | Çĕнĕ Лапсар | Новые Лапсары | 6 955 | ||||||
14 | Порецки | Пăрачкав | Порецкое | 5 825 | ||||||
15 | Ормар | Вăрмар | Урмары | 5 679 | ||||||
16 | Батыр | Патăрьел | Батырево | 5 431 | ||||||
17 | Шыгырдан | Шăнкăртам | Шыгырдан | 5 418 | ||||||
18 | Комсомольски | Комсомольски | Комсомольское | 4 905 | ||||||
19 | Красноармейски | Красноармейски | Красноармейское | 4 271 | ||||||
20 | Шомырша | Шăмăршă | Шемурша | 3 759 | ||||||
[6] |
ИкътисадҮзгәртү
Чуаш Республикасы Идел-Нократ икътисади районына керә.
СәнәгатьҮзгәртү
Республиканың сәнәгате күбесенчә Чабаксарда һәм Яңа Чабаксарда урнаша (монда Чуашиядә сәнәгый продукциясенең 72,7% өлеше җитештерелгән).[7] Яңа Чабаксарда Чабаксар ГЭСы урнаша.
Канашта автоагрегатлар заводы һәм вагоннар ремонтлау заводы, Алатырда приборлар төзү заводы, Шөмерледә автофургоннар комбинаты махсус автомбильләр заводы урнашалар.
МәдәниятҮзгәртү
Дәүләт төзелешеҮзгәртү
Республиканың төп кануны — 2000 елда кабул иткән Чуашия Республикасы Конституциясе.
2012 елга кадәр, Чуваш республикасы рәсми рәвештә дәүләт статусына ия иде. Чувашия конституциясендә (6 нчы версия — 2011 елның 13 сентябре 46 46) түбәндәгеләр төзәтелде: "Чуаш Республикасы — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт)."
Чуашия Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты — Чуашия Республикасы башлыгы (2012 елга кадәр — Чуашия Республикасы Президенты).
Чуашстан ПрезидентларыҮзгәртү
Чуашстан БашлыкларыҮзгәртү
Чуашия Республикасы Дәүләт Советы — иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы, 44 кәнәфидән тора.
Министрлар Кабинеты — югары башкарма органы. Башлыгы — премьер-министр.
Моны да карагызҮзгәртү
- Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы
- Чуаш автономияле өлкәсе
- Көзге сыра бәйрәме — чуашларның милли сыра кайнату йоласының үзенчәлеге турында
- Чуаш АССР язучылар берлеге
СылтамаларҮзгәртү
- Чăваш Республикин влаç органĕсен официаллă порталĕ 2011 елның 23 сентябрь көнендә архивланган.;
- «Карты Google» çинчи Чăваш Ен картти;
- Кĕске чăваш энциклопедийĕ.
- Чăваш Ен картти;
- Чăваш Енĕн интерактивлă картти тата gps-навигатор картти 2009 елның 14 август көнендә архивланган.;
- Перекрестный каталог чувашских сайтов;
- Чăваш Енĕн регион хыпар интернет-порталĕ 2009 елның 10 декабрь көнендә архивланган..
- Торгово-промышленная палата: о Чувашии
- Почему чуваши не говорят по-чувашски?
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Чувашская Автономная Советская Социалистическая Республика(үле сылтама)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-26, retrieved 2012-11-02
- ↑ Карта района. Чебоксарский район Чувашской Республики. әлеге чыганактан 2011-08-23 архивланды. 2011-02-23 тикшерелгән.
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2020-05-01, retrieved 2012-02-12
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-02-12
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-09-26, retrieved 2012-11-02
- ↑ Чуашстанның элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев коронавирустан үлгән. Азатлык радиосы, 19.06.2020