Тӑвaн ҫӗршыв (төрле контекстларда Туган җирем, Туган ягым яки Туган илем дип аңларга мөмкин) — Чуаш Җөмһүриятенең чуаш телендәге дәүләт гимны. Аның шулай ук русча тексты да рәсмән кабул ителгән, ул “Родина” дип атала. Гимн шул ук исемдәге, XX гасыр уртасында ук язылган һәм инде халык җыры булып киткән әсәргә нигезләнеп, аңа бик охшаш итеп, халыкчан рухта үзгәртелгән һәм эшкәртелгән. Шигырь авторы — Илле Тукташ (Илья Тукташ), музыкасы Герман Лебедевныкы.[1][2][3][4][5]

Чуашстан гимны
Атама Чăваш Республикин гимнĕ
Сәнгать формасы җыр
Әсәр яки аның атамасы теле чуаш теле
Көйязар Герман Лебедев
Текст авторы Илле Тукташ
Тональлек ля мажор[d]
Гимнның инструменталь язуы

Гимн текстлары үзгәртү

Чуашча оригинал Татар теленә тәрҗемә Zamanälif-2012 Русча оригинал
Ҫурхи тӗнче вӑраннӑ чух,

Хаваслӑ кун шӑраннӑ чух,

Чун савӑнать: чӗре сикет,

Ҫӗршывӑм ҫинчен юрлас килет.

Хушса юрламалли:

Тӑван ҫӗршыв, тӑван ҫӗршыв,

Асран кайми юратнӑ ҫӗршыв.

Тӑван ҫӗршыв, тӑван ҫӗршыв,

Мухтав сана ҫуралнӑ ҫӗршыв.


Яшсем–херсем вылянӑ чух,

Атте–анне ӑс панӑ чух,

Чун савӑнать, чӗре сикет,

Татах та нумай пурнас килет.

Хушса юрламалли


Тӑвансемпе пӗрлешнӗ чух,

Чӑваш тӗнчи ҫӗкленнӗ чух,

Чун савӑнать: чӗре сикет,

Татах та хастар пулас килет.

Хушса юрламалли

Язгы дөнья уянган чак,

Һәвәс көннәр җылынган чак,

Җан сөенә, йөрәк җилкенә,

Ил турында җырлыйсы килә.

Кушымта:

Туган җирем, туган ягым,

Сөйгән илем, изге Анам.

Туган җирем, туган ягым,

Мактау сиңа, дан сиңа, дан!


Яшь-җилкенчәк уйный-көлә,

Ата-ана үгет бирә,

Җан сөенә, йөрәк җилкенә,

Әле озак яшисе килә.

Кушымтасы


Туган-кардәш берләшкән чак,

Чуашлар күмәкләшкән чак,

Җан сөенә, йөрәк җилкенә,

Эшчән-уңган буласы килә.

Кушымтасы

Yazğı dönya uyanğan çaq,

Häwäs könnär cılınğan çaq.

Can söyenä, yöräk cilkenä,

İl turında cırlıysı kilä.

Quşımta:

Tuğan cirem, tuğam yağım,

Söygän ilem, izge Anam.

Tuğan cirem, tuğam yağım,

Maqtaw siña, dan siña, dan!


Yäş-cilkençäk uynıy-kölä,

Ata-ana üget birä,

Can söyenä, yöräk cilkenä,

Äle ozaq yäşise kilä.

Quşımtası


Tuğan-qärdäş berläşkän çaq,

Çuaşlar kümäkläşkän çaq,

Can söyenä, yöräk cilkenä,

Eşçän-uñğan bulası kilä.

Quşımtası

Когда весны высокий свод

Лучи живые щедро льёт –

На добрый лад судьбу верша,

О крае родном поёт душа.

Припев:

Поклон тебе, о Родина,

Красавица, на все времена.

Поклон тебе, о Родина,

Да славится родная страна!


Отцам на смену выйдя в путь,

Ты, юность, им опорой будь.

На добрый лад судьбу верша,

О жизни большой поёт душа.

Припев


О силе людской поёт душа.

Народ народу — друг и брат,

На добрый лад судьбу верша,

Отныне и чуваш крылат.

Припев

Гимнның тарихы үзгәртү

Гимннар иҗат итү — образлар тудыру аша язмыш сайлау. Халкыңа, илеңә һәм үзеңә дә. Өч куплетлы Чуашстан гимны “Тăвaн çĕршыв”ның күптән инде бакый дөньяга күчкән авторлары үз халкының тормышында өч даирәнең — табигатьнең, гаиләнең һәм милли мәгыйшәтнең — тыгыз бергәлеге һәм һармониясе булырга тиеш дип санаганнар. Ягъни, борынгы тирән тамырлардан аерылмыйча, ата-баба мирасына тугры калган хәлдә, бу тормыш бинасының заманча нигезгә күчереп урнаштырылган булуы идеясен алга сөргәннәр.

Үзләре һәм бөтен ил өчен дә гимннар булдыру теләге чуашларда патша заманында ук булган икән. 1905 елда шагыйрь Яков Турхан Россия империясенең Ходай, Патшаны сакла! гимнына чуашча шигырь язган һәм аны “Хыпар” басмасының 1906 ел гыйнвар санында бастырып чыгарырга тырышып караган. Цензура, әлбәттә, ниндидер “инородец” кулларының шундый изге нәрсәне пычратырга маташуына түзеп тора алмаган. 1917 елда, патша галиҗәнапләре инде бәреп төшерелгәннән соң, рухани Тарас Кириллов “Чӑваш халӑх юрри” (Чуаш халык җыры) исемле шигырь язган һәм үзе аңа көй дә чыгарган. Ләкин бусына да халыкның яки зыялыларның хуплавы насыйп булмаган.[6]

Ниһаять, 1918 ел башында Казандагы чуаш хоры җитәкчесе Тихон Алексеев һәр чуашны рухландырырлык гимн иҗат иткән. Бу очракта да русча чыганак нигез булып яткан — Александр Гречаниновның Константин Бальмонт сүзләренә язылган, “Гимн свободной России” дип тәкъдим ителгән һәм Мәскәүдә бастырып чыгарылган җыры. “Да здравствует Россия, свободная страна” — Тихон Алексеев яңа гимнны чуашча шәрехләгәндә аның исемен дә үзгәртеп тормаган. Кызганычка каршы, бу тарихи әсәрнең чуаш телендәге тексты безнең көннәргә кадәр килеп ирешә алмаган. Аның беренче тапкыр Казанда хор башкаруында җырлануы гына билгеле. Ләкин чуашча гимнның рус теленә тәрҗемәсе сакланып калган, һәм ул... “крамольный” сүзләр белән башлана: “Слава живущему издревле чувашу, слава великому в веках народу!” Юк, бу гимнга да рәсми статус бирү турында сүз була алмаган...

Бөек Ватан сугышында Советлар Берлегендә яшәүче бар халыклар да уртак илне яклап сугышкан. Бу исә аларга күпмедер дәрәҗәдә үз символларын булдыру өчен вакыт биргән. Күп кенә союздаш республикалар әлеге мөмкинлектән файдаланып өлгергәннәр. Бәлки Илле Тукташ 1944 елда, сугыштан дәвалап булмаслык чир алып кайткач, “Тӑван Ҫӗршыв” шигырен язганда гимннар турында уйлап та карамагандыр. Иҗат кешесенең тормышы белән күкләр идарә итә. Ул Герман Лебедев белән бергә бу җырны Пётр Осиповның “Туган якта” дигән пьесасы өчен язган. Спектакльләр Чуаш академия театрында 1944-1945 еллар сезонында куелган. Һәм чуашлар аны нәкъ гимн буларак кабул иткәннәр.

Ә рәсми статуска гимн 1997 елның июлендә ия булды. Чуашстанда ел саен 29 апрельдә билгеләп үтелә торган дәүләт символлары бәйрәмендә аның урыны, әлбәттә, түрдән.

Искәрмәләр үзгәртү