Яков Турхан (псевдоним, чын исеме Яков Васильев, Яков Василий улы Васильев, чуаш. Турхан Якку, Турхан Яккăвĕ, Яков Васильевич Васильев, 1874 елның 13 марты, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Карабай1937 елның 26 декабре, Архангельск өлкәсе) — православие рухание, чуаш шагыйре, тәрҗемәче. Сәяси золым корбаны. Беренче чуаш гимнының сүзләре авторы.

Яков Турхан
чуаш. Турхан Яккăвĕ

Тугач бирелгән исеме: Яков Васильевич Васильев
Псевдонимнар: Турхан Якку
Туу датасы: 13 март 1874(1874-03-13)
Туу урыны: Русия империясе байрагы РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Карабай
Үлем датасы: 26 декабрь 1937(1937-12-26) (63 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, Архангельск өлкәсе
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, рухани, укытучы
Иҗат итү еллары: 1896—1935
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә
Жанр: шигырь, мәсәл, поэма
Иҗат итү теле: чуаш теле
Яшәү җире Кызыл Позиция урамы[d][1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Бертуган Турханнарга багышланган китап

1874 елның 13 мартында Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Чуашстанның Ялчык районы) Карабай авылында туган. Шагыйрьләр Федор Турхан (чуаш. Турхан Хведер, Турхан Хĕветĕрĕ, 18761932), Андрей Турханның (чуаш. Турхан Эндри, 18881972) абыйсы. Казан укытучылар семинариясен тәмамлаган (1895). Әстерхан, Уфа һәм Казан губерналарында укытучы булып эшли. Казан руханилар академиясе каршындагы миссионерлар курсын тәмамлап (1908), 19081923 елларда Казан губернасының (1920 елдан Чуаш автономияле өлкәсе) чуаш авылларында (мәсәлән, Чүтидә) рухани була. Казанның Достоевский урамында урнашкан булган Серафим чиркәвендә рухани булып хезмәт итүе билгеле. 1917 елгы инкыйлабтан соң, башка руханилар кебек үк эзәрлекләүгә дучар була, ләкин кулга алынмый. 1923 елда руханилыктан баш тарта, Казанга күчеп килә. Инкыйлабка кадәр үк авыл рухание Я. Турхан 19071908 елларда Казанда Изгеләштерүче Гурий брадәрлеге(рус.) җитәкчесе булган, соңрак (19131921 елларда) Уфа архиепискобы булачак епископ Андрей (Ухтомский) (кенәз Александр Алексеевич Ухтомский, 18731937) белән дуслаша. 1930-еллар башында Ухтомский аңа Чуашиядә епископ дәрәҗәсе тәкъдим итә, әмма сак Я. Турхан риза булмый, Казаннан Чуашиянең иң ерак урнашкан приходына китәргә әзерләнә башлый. 1935 елның 10 мартында Казанда Кызыл Позиция урамындагы фатирында кулга алынган. Фатирыннан чуаш телендә язылган 3 кулъязма китабы, 15 калын дәфтәр, блокнотлар алына һәм юкка чыга.

22 июльдә ССРБ ЭЭХК махсус бүлеге тарафынан ҖК 58нче маддәнең 10, 13нче пунктлары («инкыйлабка каршы пропаганда, дин әһелләренең инкыйлабка каршы төркемендә катнашу») буенча гаепләнеп, 3 елга Төньяк крайга сөрелә. Сорау алу документларында католик диненә уңай каравы гаеп ителә. Иң зур гаебе — 1937 елда атып үтерелгән Уфа архиепискобы Андрей (Ухтомский) белән якыннан танышлыгы, «Изгеләштерүче Гурий брадәрлеге»ндә катнашуы була. 1937 елның 26 декабрендә Архангельск өлкәсе ГУЛАГында атып үтерелә[2]. 1990 елда аклана.

Иҗаты үзгәртү

Казан укытучылар семинариясендә укыган вакытта ук шигърияткә тартыла. Семинария укытучылары аны хуплый. 1896 елдан әдәби иҗат белән һөнәри нигездә шөгыльләнә башлый. Псевдоним итеп туган авылы исемен (Турхан) алган. Чуаш шигъриятенә пейзаж лирикасы, гражданлык лирикасы кебек жанрлар алып килә[3]. 30 лирик һәм сатирик шигырь, «Ухмахӑн хуйхи» (Ахмакның бәласе) мәсәле авторы. Чуаш фольклорына нигезләнеп, «Варуççи» поэмасын яза (1902), әсәр 1906 елның гыйнварында Казанда нәшер ителә башлаган «Хыпар» гәҗитендә 21 май санында басылып чыккан. Прозада көчен сынап карый. Тәрҗемә өлкәсендә күп эшли: чуаш теленә В. А. Жуковский, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, А. В. Кольцов, Н. А. Некрасов, Һ. Һейне һ. б. рус һәм чит ил шагыйрьләренең шигырьләрен, романсларын тәрҗемә итә[4].

Беренче чуаш гимнының авторы — 1905 елда Россия империясе гимны көенә сүзләр язып, гомумчуаш гимны иҗат итә, аны«Хыпар» гәҗитендә бастырырга уйлый[5].

Әдәбият үзгәртү

  1. Афанасьев П. Турхан Якку (Васильев Яков Васильевич). Китапта: Афанасьев П. Писатели Чувашии. Чебоксары, 2006, с. 432.
  2. Б. Ф. Султанбеков. Загадка поэта-священника Якова Турхана. Китапта: Б. Ф. Султанбеков. Татарстан. XX век. Личности, события, документы. Книга 1-я. Личности. К.: ТаРИХ, 2003, с. 134-135. ISBN 5-94113-145-3
  3. Ф. Н. Козлов. Братья Турхан: личности и время. Чебоксары: Чувашское книжное издательство. ISBN 9785767026241

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://g.co/kgs/ZyNxgu
  2. Турхан Яков (Иаков) Васильевич (1874). Открытый список жертв политических репрессий в СССР(рус.)
  3. Турхан Яккăвĕ. chuvash.org(чуаш)
  4. Поэт души народной (К 135-летию со дня рождения Турхана Якку). Государственная книжная палата ЧР, 10.03.2009(рус.)
  5. В поисках символики. Национальная библиотека Чувашской Республики(рус.)