Көзге сыра бәйрәме
Көзге сыра бәйрәме, Кер сари (чуаш. Кĕр сăри, Кĕрхи сăра — «көзге сыра», «көзнең сырасы», рус. Осеннее пиво, пиво осени) — чуаш халкының көз көне үткәрә торган милли бәйрәме, борынгыдан сакланып калган сыра кайнату йоласы. Чуашлар яши торган Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Самара һ. б. өлкәләрдә ел саен зурлап бәйрәм ителә[1].
Максаты
үзгәртүКĕр сăри (көзге сыра бәйрәме) – җирдә эшләүченең авыр хезмәтенә дан җырлау, яңа ашлык уңышын изгеләндерү, туган-тумачаны яңа кайнатылган сыра һәм яңа уңыштан пешерелгән тәм-томнар белән сыйлау бәйрәме.
Тарихы
үзгәртүӘүвәл чуашлар барлык бәйрәмнәрен һәм милли йолаларын һәрвакыт, ритуал эчемлек буларак, сыра кулланып кына бәйрәм иткәннәр. «Сыра бәйрәме»нә кадәр яңа ашлык уңышына кагылырга ярамаган. «Сыра бәйрәме» көзге кыр эшләре тәмамланып, әвенлектәге ашлыклар сугылып беткәч, беренче кырпак кар яуган көннәрдә үткәрелгән.
«Сыра» сүзе кайбер чуаш йола, гореф-гадәтләренең атамаларында сакланып калган: автан сăри — әтәч сырасы (язгы кыр эшләре тәмамлангач кайнатылган), хĕр сăри — кызлар сырасы, кĕр сăри - көзге сыра, хăлах сăри - халык сырасы.
Үзенчәлеге
үзгәртүЙолаларның, бәйрәмнәрнең әһәмиятенә карап, 40 чиләккә кадәр сыра кайнатыла торган була. Мәсәлән, туйга дип атап, сыра бозылмасын өчен, эчемлекне бары тик 3 көн алдан гына кайнатырга тиеш булганнар.
Сыраның, куллану максатына карап, исертә торганын (кĕрчеме («корчма, корчама»), исертми торганын (максама (макасма) кайнатканнар.
Иң беренче Турă аллага багышлап эчүләре чуашларда сырага ихтирамлы караш булуы хакында сөйли.
Сылтама
үзгәртү- Чуашларның сыра бәйрәмнәре 2016 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.
- Самара чуашлары сыра бәйрәмендә
- Чуаш энциклопедия
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Е. А. Ягафова. КĔРХИ СĂРА, кĕр сăри. Чувашская энциклопедия(рус.)