Кызыл Армия районы (Чуашстан)
Кызыл Армия районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1935 |
---|---|
Дәүләт | Россия[1] |
Башкала | Красноармейское[2] |
Административ-территориаль берәмлек | Чуашстан һәм Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы |
Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
Халык саны | 14 078 (1 гыйнвар 2018)[3] |
Мәйдан | 456,39 км²[4] |
Почта индексы | 429620 |
Рәсми веб-сайт | gov.cap.ru/main.asp?govid=67 |
Җирле телефон коды | 83530 |
Кызыл Армия районы Викиҗыентыкта |
Кызыл Армия районы (чуаш. Красноармейски районĕ) — Чуашстанның үзәгендәге муниципаль район.
Административ үзәге — Красноармейское авылы.
География үзгәртү
Кызыл Армия районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 456,3 км². Төньякта Чабаксар, төньяк-көнчыгышта Чуел, көньякта Канаш һәм Урнар, көнбатышта Алик һәм Моргауш районнары белән чиктәш.
Тарих үзгәртү
Район 1935 елның 9 гыйнварендә Торак районы буларак оеша. Үзәге булып Алгы Торак авылы торган. 1940 елда авыл атамасы Красноармейскига алыштырылгач, район атамасы да Красноармейскига үзгәрә. Бүгенге көндә авыл атамасын кире Алгы Торакка алыштыру планлаштырыла.
Халык үзгәртү
Халык саны 16,110 мең кеше (2010 елга).
Милли составы: чуашлар — 98%.
Административ бүленеше үзгәртү
Районда 2004 елдан 9 авыл жирлеге урнашкан.
Икътисад үзгәртү
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, колмак, яшелчә җитештерү. Шулай ук, кирпеч заводы да эшләп килә.
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Геннадий Юмарт (1938, Арткы Карыки) - язучы, К. Иванов премиясе лауреаты (1988).