Геннадий Юмарт
Геннадий Юмарт (псевдоним, чын исеме Геннадий Фёдор улы Трофимов, чуаш. Геннадий Фёдорович Трофимов) – шагыйрь, әдәбият галиме. ЧАССР дәүләт премиясе лауреаты (1988), ЧАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).
Геннадий Юмарт | |
---|---|
Геннадий Юмарт | |
Тугач бирелгән исеме: | Геннадий Федорович Трофимов |
Туу датасы: | 5 май 1938 (86 яшь) |
Туу урыны: | Кызыл Армия районы (Чуашстан), Арткы Карыки авылы |
Үлем датасы: | 12 гыйнвар 2020[1] (81 яшь) |
Үлем урыны: | Чабаксар, Россия |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1961-хәзергәчә |
Юнәлеш: | поэзия, публицистика |
Жанр: | шигырь, поэма |
Иҗат итү теле: | чуаш теле |
Дебют: | «Тивĕç» (Бурыч) (1961) |
Премияләр: | (1988) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1938 елның 5 маенда ЧАССР Кызыл Армия районы Арткы Карыки авылында туган. Чабаксарда педагогия институтын (1961) тәмамлый. 1961-1965 елларда Самара өлкәсе Исаклы районы мәктәпләрендә укыта. 1965-1970 елларда Чабаксарда китап нәшриятында , 1970-2000, 2004-2009 елларда фәнни-тикшеренү институтында, 2001-2006 елларда Чабаксарда дәүләт университетында эшли.[2]
Иҗаты
үзгәртүБеренче шигыре республика газетасы «Коммунизм ялавĕ» (Коммунизм байрагы) газетасында дөнья күрә. «Ялав» (Байрак), «Тăван Атăл» (Туган Идел) журналларында, «Çамрăк коммунист» (Яшь коммунист), «Тантăш» газеталарында әсәрләре басыла. Беренче шигырьләр җыентыгы - «Тивĕç» (Бурыч) (1961). «Курак тăманĕ» (Карга бураны) (1971), «Керменкке» (Теремкәй) (1979), «Нарспи дуслары» (1980), «Тĕрек» (Терәк) (1983), «Кĕмĕл алтăр» (Көмеш чүмеч) (1988), «Туган оя. Сайланмалар» (1989), «Авалхи хавал» (Борынгы рух) (2001), «Халал сăввисем» (Багышлаулар) (2004), «Асаттесем» (Ата-бабалар) (2006), «Чăваш литератури» (Чуаш әдәбияты) (2007), «Суйласа илнисем» (Сайланма әсәрләр) (2010) һ.б. китаплары чыкты.
Тәрҗемә
үзгәртүТәрҗемәче буларак, рус, татар, украин, литва, маҗар язучыларының әсәрләрен, А.Блок, С.Есенин, А. Барто, К. Чуковский шигырьләрен туган теленә тәрҗемә итә. Г. Юмартның үз шигырьләре татар, латыш, болгар, итальян телләренә тәрҗемә ителгәннәр.
Әдәбият гыйлеме
үзгәртүВ. Митта, И.Е.Тхти, М.Сеспель, К. Иванов иҗаты буенча фәнни хезмәтләрдән җыентыклар төзеп бастыра. «Чуаш балалар әдәбияты» хрестоматиясен, «Чăваш юмахĕсем» (Чуаш әкиятләре) китабын нәшер итә. Чуаш халык авыз иҗаты буенча 6 томлыкны (1973-1987) төзүдә катнаша. 37 китабы, 100 тәрҗемә әсәре, 200 фәнни хезмәте бар.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- К. Иванов исемендәге дәүләт премиясе (1988) – «Чуаш халык авыз иҗаты» алты томлыгы (1973-1987) өчен (автордаш).
- ЧАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1985)
Әдәбият
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Чуашстан китап пулаты (рус.)
- Чуаш электрон белешмәлеге (чуаш)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Исаев Ю. Н. Чувашская энциклопедия — Чувашское книжное издательство, 2006. — 2567 бит — ISBN 978-5-7670-1471-2
- ↑ Чуаш белешмәлеге
- ↑ Чуашстан дәүләт китап пулаты мәгълүматы