Чуаш АССР язучылар берлеге

Чуаш АССР язучылар берлеге, чуаш. Чăваш АССРĕн çыравçăсен пĕрлешĕвĕ, рус. Союз писателей Чувашской АССР1934-1991 елларда Чуаш АССР язучыларын берләштергән иҗат оешмасы.

Чуаш АССР язучылар берлеге
чуаш. Чăваш АССРĕн çыравçăсен пĕрлешĕвĕ
Рәсми теле:

чуаш теле, рус теле

Нигезләү

1934

Ликвидация

1991

Тарих үзгәртү

1923 елның 30 июнендә «Чуаш язучылары һәм журналистлары берлеге» исеме астында Чуаш китап нәшрияты эшчеләре һәм «Канаш» (тат. Киңәш) газетасы хезмәткәрләре җыелышында төзелгән. Берлекнең уставы 1923 елның 1 июлендә расланган[1] . Берлекне оештыруда башлап йөрүчеләр: Николай Ют (Золотов Николай Яковлевич), Николай Патман (Кириллов Николай Кириллович), Васильев Николай Васильевич, Фомин Семен Фомич, С. М. Лашман.

1934 елда Мәскәүдә барлык совет язучыларын берләштерүче ССРБ Язучылар берлеге оешкач, оешманың исеме «Чуаш АССР язучылар берлеге» итеп үзгәртелә.

Берлек тарафыннан төрле елларда «Ялав», «Тыван Атыл», «Хатĕр пул» журналлары, «Дружба» әлманахы һ.б. нәшер ителә.

Рәисләре үзгәртү

Чуаш АССР язучылар берлеге рәисе Рәислек итү вакыты
1 Николай Данилов 1934
2 Дмитрий Данилов 1935
3 Андрей Петтоки 1935-1936
4 Мишши Уйп 1937-1939
5 Аркадий Эсхель 1940-1944
6 Илле Тукташ 1945-1946
7 Аркадий Эсхель 1946-1950
8 Леонид Агаков 1950-1952
9 Мишши Уйп 1952-1954
10 Алексей Талвир 1954-1958
11 Педер Хузангай 1958-1960
12 Александр Алга 1960-1967
13 Николай Дедушкин 1967-1978
14 Алексей Емельянов 1978-1986
15 Порфирий Афанасьев 1986-1990
16 Георгий Краснов 1990-1991

1991 елдан соң үзгәртү

1991 елда республика язучылары ике төркемгә аерыла: Чуаш Республикасы язучылар берлеге (1992 елның 4 гыйнварында ЧР юстиция министрлыгында теркәлгән) һәм Чуаш язучылары берлеге (1992 елның 22 февралендә теркәлү үткән). Ике оешма да тигез хокукларда Чуаш АССР язучылар берлеге дәвамчылары булып санала.

2001 елны Чуаш Республикасы язучылар берлеге ике төркемгә аерыла: «Хурăнташ» Чуашия язучылары берлеге, җитәкчесе — Федор Агивер (Коновалов Федор Георгиевич) һәм ЧР һөнәри язучылар берлеге, җитәкчесе (2009 елдан) — Павлов Сергей Лукиянович

Бүлекчәләре үзгәртү

Чуаш язучылары берлегенең 5 бүлекчәсе бар: Марпосад шәһәрендә (җитәкчесе — В.В. Савельев-Саруй), Урмар бистәсендә (җитәкчесе — Н.И. Иванов-Пархатар), Яңа Чабаксарда (В.П. Пугачева), Сембердә (Н.Н Ларионов), Батырда (җитәкчесе — В.В. Владимиров).

Чуаш язучылары берлеге каршында жанрлар буенча 9 секция һәм ике милли секция эшли: рус секциясе (җитәкчесе — Г.В. Зимина), мари секциясе (җитәкчесе — Г. Григорьев-Тотир).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү