Георгий Васильевич Краснов (1937 елның 30 гыйнвары, Салугино, Чуаш АССР — 3 сентябрь 2012, Чабаксар) - чуаш язучысы, прозаик һәм драматург, педагог, журналист. Чуаш Республикасының халык язучысы.

Георгий Краснов
Туган 30 гыйнвар 1937(1937-01-30)
Ядернә районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 3 сентябрь 2012(2012-09-03) (75 яшь)
Чабаксар, Россия
Әлма-матер МДУның журналистика факультеты[d]
Һөнәре язучы, журналист, мөхәррир
Эш бирүче И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты

Биография үзгәртү

Георгий Краснов 1937 елның 30 гыйнварында Чуваш Республикасының Ядрин районы Салугино авылында туа. Чуел сельхозтехникумында, М. В.Ломоносова ис. МДУның журналистика факультетында укый. Хәрби хезмәте Германиядә уза. Воркута шахтасында, колхозда агроном булып эшли.

Чабаксарга күчеп, чуваш радиосы баш мөхәррире һәм Телерадиокомитет рәисе урынбасары, Чуашстан язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре, «Тыван Атыл» журналының баш мөхәррире, Чуашстан язучылар берлеге идарәсе рәисе булып эшли.

1969 елдан СССР Язучылар берлегендә.

Аннары Г.С. Лебедева ис.чуаш милли лицеенда укыта. 1995 елдан Чуаш дәүләт университетының журналистика кафедрасы профессоры.

Георгий Васильевич лирик, маҗаралы, фантастик жанрларны сыный. Ул 10 Роман, 10 пьеса, күп кенә повестьлар һәм хикәяләр авторы.

Бүләкләр һәм премияләр үзгәртү

  • Чуашстанның М. Сеспель исемендәге Комсомол премиясе (1979))
  • ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984).

Китаплары үзгәртү

Чуашча:

  • «Çамрăк хастарлăхпа» [Яшьлек дәрте белән] (1965),
  • «Асамлă çăлкуç» [Тылсымлы чишмә] (1966)
  • «Инçетри сасăсем» [Ерак тавышлар] (1967)
  • «Сарамат пĕкки» [Таңдагы салават] (1971)
  • «Катăк чĕлĕм» [Китек көпшә] (1971)
  • «Кăмăл туртăмĕ» [Теләк] (1972)
  • «Çамрăклăх пĕрре килет» [Яшьлек бер килә] (1974)
  • «Ĕмĕр тикĕс килмест» [Гомер ике килми] (1979)
  • «Кĕвĕçĕкене кĕве çиет» [Барысы да мәхәббәттән] (1981)
  • «Телей патне виçĕ çухрăм» [Бәхеткә өч чакрым] (1983)
  • «Çитетпĕр хĕрĕхе, иртетпĕр хĕрĕхрен» [Кырык елга киләбез] (1985)
  • «Хĕр çурасас умĕн» [Яучылык алдында кыз] (1987)
  • «Пуçсăр юланутсен эскадронĕ» [Башсыз җайдаклар эскадроны] (1990)

Русча:

  • «Треснутая трубка» [Ярык көпшә] (1975)
  • «Молодость не повторяется» [Яшьлек бер килә] (1978)
  • «Тают снега» [Карлар эри] [М.: Современник, 1980.]
  • «Операция „Сломанная трубка“» (М.: Детская литература, 1982)
  • «Всё от любви» [Барысы да мәхәббәттән] (1986).

Башка телләрдә:

  • "Формула «Илвми левэх» [Фантастик повесть] [Минск: Мастацкая литература, 1976.]
  • «Бескозырка» [Маҗарави повесть] [Фрунзе: Мэктеп, 1985.]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Юрьева М. И., Романова З. В. Писатели Советской Чувашии: Биобиблиографический справик. — 4-е изд., испр. и доп. — Чебоксары: Чувашское книжное издательство, 1988. — С. 158—160.
  • Гордеев Д. В., Силэм Ю. А. Антология чувашской литературы. — Чебоксары, 2003. — Т. 1 : проза.
  • Муравьев В., Мытиков Г., Соколов В. «И в шестьдесят быть молодым как в тридцать…» // Знамя труда (Ядрин. р-н). — 1997. — 30 янв.
  • Ялгир П. Краснов Георгий Васильевич // Ялгир П. Литературный мир Чувашии. — Чебоксары, 2005. — С. 52.