«Хыпар» газетасы
Хыпар (тат. Хәбәр) — чуаш телендә чыгучы Чуашстан республикасы газетасы. Көнгә 1 тапкыр 4 биттә дөнья күрә.
Хыпар | |
Tөр |
көн саен чыга торган газета |
---|---|
Формат |
А2 |
| |
Нәшер итүче |
«Хыпар» матбугат йорты |
Мөхәрир |
Алексей Леонтьев |
Нигезләнгән |
1906 |
Тел | |
Төп офис |
Чабаксар, Иван Яковлев проспекты, 13 |
Тиражы |
8000 |
| |
Веб-сайт: http://www.hypar.ru/ |
Газета Николай Никольский тарафыннан беренче чуаш телле газетасы буларак нигезләнә. Аның беренче номеры 1906 елның 8 гыйнварында Казанда чыга. 1907 елның маенда бастыру туктатыла. 1917 елда Идел буе кече милләтләр берлеге, ә аннан соң Чуаш милли җәмгыяте тарафыннан бастырыла башлый. 1921 елдан Казаннан Чабаксарга күчерелә.
Совет чорында газета «Канаш» (тат. Киңәш, 1918–37), «Чӑваш коммуни» (тат. Чуаш коммунасы, 1937–52), «Коммунизм ялавĕ» (тат. Коммунизм байрагы, 1952–91) исемнәрен йөрткән. 1991 елда газетага тарихи исем кайтарыла.