Иван Яков улы Яковлев (чуаш. Иван Яковлевич Яковлев')чуаш мәгърифәтчесе, православ миссионеры, педагог, яңа чуаш әлифбасын булдыручы, язучы, тәрҗемәче һәм фольклорчы.

Иван Яковлев
Туган телдә исем Иван Яковлевич Яковлев
Туган 25 апрель 1848(1848-04-25)
Сембер губернасы, Буа өязе, Күшки-Яңа Тимбай авылы
Үлгән 23 октябрь 1930(1930-10-23) (82 яшь)
ССРБ, Мәскәү
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Милләт чуаш
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Сембер классик гимназиясе[d]
Һөнәре телбелгеч, тәрҗемәче, укытучы, педагог, язучы, актёр
Җефет Екатерина Алексеевна Бобровникова[d]
Балалар Алексей Иванович Яковлев[d] һәм Лидия Ивановна Некрасова[d]
Бүләк һәм премияләре
III дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
Гамәлдәге стат киңәшчесе

 Иван Яковлев Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү

Иван Яковлев Сембер губернасы Буа өязенең Күшки-Яңа Тимбай авылында (хәзер Татарстанның Тәтеш районына карый) крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Яковлев бик иртә ата-анасыз кала, аны авылдаш Пахомовның гаиләсе уллыкка ала.

 

Башлангыч белемне Иске Борындык авылының удел училищесында ала; анда иң яхшы укучы булып, 1860 елда Сембер өяз укуханәсенә кабул ителә. Шул ук елда берничә укучы белән Сембер ирләр гимназиясе карамагындагы җир үлчәүче-таксатор классына күчерелә. 1863 елда, укуны тәмамлагач, 1866 елга хәтле авыл үлчәүчесе булып эшли.

1867 елда Сембер ирләр гимназиясенә 5 класска укырга керә, ә алдагы елда беренче чуаш мәктәпне нигезләнә. 1871 елда ул дәүләт бюджетына алына, 1877 елда ул Сембер үзәк чуаш мәктәбенә, ә 1890 елдаСембер чуаш укытучылар мәктәбенә үзгәртеп корыла.

1870 елда Яковлев гимназияне алтын медаль белән тәмамлый һәм Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Университетта ул галим-ориенталист (көнчыгыш белгече) Николай Ильминский белән таныша; аның ярдәме белән 1871 елда яңа чуаш әлифбасының беренче вариантны төзә. 1872 елда ул үз хисабына «Әлифба» китабы бастырып чыгара.

1875 елда, университетында укуны тәмамлагач, Казан уку-укыту округының чуаш мәктәпләре инспиктыры булып эшли башлый һәм бу вазифада 1919 елда авыру сәбәпле пенсиягә чыкканчы кала.

1922 елда Мәскәүгә күчеп китә. 1930 елның 11 октябрендә вафат була. Мәскәүнең Ваганьково зиратында күмелә.

Бүләкләр

үзгәртү
  • 3 дәрәҗә Изге Станислав ордены — 26.12.1878
  • 2 дәрәҗә Изге Станислав ордены — 27.12.1887
  • 3 дәрәҗә Изге Анна ордены — 15.05.1889
  • 2 дәрәҗә Изге Анна ордены — 26.12.1892
  • Александр III хөрмәтенә көмеш медале — 25.04.1896
  • «1897 елдагы беренче гомуми халык исәбен алуда хезмәт өчен» коңгырт-бронза медале — 30.01.1897
  • 4 дәрәҗә Изге Владимир ордены — 9.03.1900
  • Гамәлдәге стат киңәшчесе — 1904
  • 1812 елгы Ватан сугышының 100-еллыгы хөрмәтенә медаль
  • Романовлар нәселенең патшалык итүнең 300-еллыгы хөрмәтенә медаль

Галерея

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү
  1. Буа шәһәрендә чуваш алфавитына нигез салучы Иван Яковлевка бюст ачтылар. Татар-информ, 27.04.2026