Иван Яковлев мемориаль музее (Күшки-Яңа Тимбай)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Иван Яковлев мемориаль музее (чуаш. Иван Яковлев мемориаль музейĕ, рус. Мемориальный музей И. Я. Яковлева) — Татарстанның Тәтеш районы Күшки-Яңа Тимбай авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Тәтеш төбәге тарихы музее филиалы. Күшки-Яңа Тимбай авылында туган чуаш мәгърифәтчесе Иван Яков улы Яковлевның (18481930) тормышы белән таныштыра.

Иван Яковлев мемориаль музее
Нигезләү датасы 1998
Урын 422383 ТР, Тәтеш районы, Күшки-Яңа Тимбай, Чәчәкле ур., 9 А.
Директор Наталья Геннадий кызы Понедельникова
Алексей Александр улы Пыркин
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты

Тарих үзгәртү

1998 елның 25 апрелендә ачыла.

2008 елда Иван Яковлевның 160 еллыгына музей бинасы алдында бронзадан бюст куелган. Авторы — Чуашстанның халык, РФ һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Владимир Порфирий улы Нагорнов(чуаш).

 
Иван Яковлев
 
Иван Яковлев музее һәм бюсты

Бина үзгәртү

Музей 1895 елда И. Я. Яковлев үзе төзеткән мәктәпнең агач бинасында урнашкан. Чуаш мәгърифәтчесенең туган нигезендә кәшәнә төзелгән.

Экспонатлар үзгәртү

Музейда күренекле чуаш мәгърифәтчесе, чуаш мәдәнияте, язуы башында торучы Иван Яков улы Яковлев турында материаллар (документлар, фотосурәтләр) тупланган. Сынлы сәнгать әсәрләре, XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы чуаш авылы керәстияны тормышын сурәтләүче хезмәт кораллары, көнкүреш җиһазлары, киемнәр куелган. Хукаш кирмәне урынында үткәрелгән археологик казынуларда табылган табылдыклар урнаштырылган.

Әдәбият үзгәртү

  1. И. Я. Яковлев — 160 лет (төзүчеләр Вериялов В. Г., Пыркин А. А., бизәүче Панягина Н. Г.). Тәтеш: «Тәтеш басмаханәсе» ААҖ, 2008.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү