Удмуртия байрагы

Удмуртия байрагыРоссия Федерациясе cастaфында Удмурт җɵмһүрᴎятсының дәүләт символы. 1993 елның 4 ноябрендә Удмурт җɵмһүрᴎятсының Югары Шурасы карары нигезендә оештырыла.[1] 1993 елның 3 декабрендә Удмурт җɵмһүрᴎятсының Дәүләт флагы турында кагыйданамә кабул ителә.[2]

Удмуртия байрагы
Удмурт җɵмһүрᴎятсы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

4 Үктәбеp 1993

Пропорция

1:2

aвтыpы

Ю. Н. Лобанов

Байрак тасвирламасы үзгәртү

Удмурт җɵмһүрᴎятсының Дәүләт флагы кара, ак һәм кызыл төстәге вертикаль тигеззурлыктагы полосалардан гыйбарәт. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Ак полосаның үзәгендә ак полоса киңлегенең 5/6 өлешенә тигез дүрткелына туры килеп торган кара һәм кызыл полосаларга кагылмаган кызыл төсле сигез очлы соләр билгесе урнаша.

Соләр билгесенең вертикаль һәм горизонталь полосаларның киңлеге дүрткелның 1/3 өлешенә тигез. Һәр полоса ике симметрик чыгынтылар белән тәмамлана. Чыгынтыларның эчке почмаклары билге үзәгенә полоса киңлегенең 1/2 өлешенә тирәнәйгән түбәләр белән 90 градуслы почмакны ясыйлар.

Симоволика нигезләү үзгәртү

  • Кара төсе — җир һәм стабильлек символы
  • Ак төсе — космос һәм әхлак нигезләрнең сафлыкның символы
  • Кызыл төсе — кояш һәм тормыш символы.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Постановления Верховного Сәвита Удмуртской Республики от 04.11.1993 № 548-XII «О Государственном флаге Удмуртской Республики» и № 549-XII «О внесении изменений и дополнений в Конституцию (Основной закон) Удмуртской Республики»
  2. Постановление Президиума Верховного Сәвита Удмуртской Республики от 03.12.1993 № 1029-XII «О Положении о Государственном флаге Удмуртской Республики»