Сорнай (фар. سُرنای, сорнай) — борынгы тынлы музыка уен коралы. Шәрыкъ музыкасында, шул исәптән татар һәм башкорт халыкларында, кайбер Европа һәм башка халыкларда киң таралыш тапкан. Татар музыкасының милли музыка уен коралы буларак санала һәм милли музыка ансабльләрендә кулланыла.

Сорнай
музыка коралы[d]

Этимология

үзгәртү

Музыка уен коралының атамасы түбәндәге ике сүздән гыйбарәт: сор (фар. سُر) — «туй; туйга чакыру» һәм най (фар. نای) — «көпшә, курай, быргы».[1][2]

Музыка уен коралын инде Ахәменид дәүләте чорында (550-330-еллар (б. э. к.)) куллану дәлилләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Фарсы музыкасында уен коралы, иң әүвәл, тантаналарда һәм зур бәйрәмнәрдә кулланылган. Сорнай Җәлаләтдин Руми шигъриятендә искә алына.

Европада сорнай ярдәмендә көннең ахыры турында шәһәр капкаларыннан яки башка административ биналардан хәбәр итү гадәте XIX гасырга кадәр саклана.

Ахәменид сорнае быргы сыман зур корал булган, ләкин соңрак кечрәйгән һәм гади формадагы киңәйтелгән борынлы гобой яки дозале (икеле гобой) якынайган.

 
Үзбәкстан маркасындагы сорнай һәм дәф (дойра) сурәте, 2006 ел.

Шаһнамәдә сорнай Җамшид патша тарафыннан уйлап чыгарылган дип языла.[3] Әдәби дәллилләрдән кала, бу җәһәттән Сасан династиясенең сорнай сурәтләнгән кайбер әйберләре, шул исәптән көмеш савытлар, Петербургның Эрмитаж музеенда саклана.[4]

Тасвирлама

үзгәртү

Еш кына сорнайлар икешәр кулланыла: бер башкаручы көйне башкарса, икенчесе - бурдонны сузып бара. Бурдон музыка әсәренең кайбер билгеләнгән урыннарында тональ югарылыгын үзгәртә ала. Күп очракта сорнай доһол, давул, тавәл кебек бәрмә уен коралларына кушылып уйный. Иранның кайбер өлкәләрендә сорнай туй һәм күмү йолаларында төп музыка коралы буларак кулланыла, сорнай бу төбәктә һәрвакыт диярлек доһолга (бәрмә уен коралына) кушылып башкара.

Татар халкында

үзгәртү

Татар халкында көтүчеләр тарафыннан кулланылган[5]. Озынлыгы 400-500мм тәшкил иткән[6]. Күпчелек очракта терлек мөгезеннән ясалган.

Бүгенге көндә "Сорнай" татар фольклор ансамбле төрле милли уен коралларында музыка башкара, шул исәптән ансамбльдә сорнай музыка коралы да кулланыла.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. MacKenzie, D. N., A Concise Pahlavi Dictionary, London (1971), p. 78 [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-19-713559-5]].
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Сорнай // [1]. — Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. — Т. II. — Б. 186. — 567 б.
  3. Pope, U., "An Outline History of Persian Music and Musical Theory", in Survey of Persian Art, Vol. VI, p. 2784.
  4. Farmer, H. G., Studies in Oriental Musical Instruments, 2nd ser., London (1926), pp. 69-86.
  5. Еникеева А.Р. [2]. — Москва-Берлин: Директ-Медиа, 2017. — Б. 121. — 136 б.
  6. Музыка инструменты - сорнай. әлеге чыганактан 2020-07-06 архивланды. 2020-07-95 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү
Татар халык иҗаты