Дәф

бәрмә уен коралы

Дәф (әзери. dəf, фар. دف, әрм. դափ, гарәп. دف‎), азәрбайҗаннарда - гавал (әзери. Qaval), үзбәкләр һәм таҗикларда - дойра (таҗ. дойра) — гарәп-фарсыларда һәм төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да[1], таралыш тапкан бәрмә музыка уен коралы. Азәрбайҗан, таҗик, үзбәк, фарсы, әрмән, татар һ.б. халыкларның академик һәм популяр музыкасында әһәмиятле урынга ия.

Дәф
single-skin frame drums without handle[d]
Һорнбостел–Закс классификациясе 211.311

Тасвирлама үзгәртү

Дәф агач тугымга сузылган мәрсин тиресеннән ясала. Соңгы вакытта мәрсин тиресе пластик белән дә алмаштырыла. Тугымга кайбер вакытта махсус чыңлау тавышын булдыру максаты белән 60-70кә якын тимер алкалар да беркетелә[2].

Уйнау осталыгы үзгәртү

Дәфче, аны ике кул белән тотып, бармак белән уйный, кайбер вакытта бер кулы белән тотып икенче кулы белән суга. Азәрбайҗаннарның мугам, тәсниф кебек традицион жанрларында дәфне куллану зарур. Тар, кәманча һәм дәф азәрбайҗаннан музыкасында мугам триосын тәшкил итә. Күп очракта җырчы берьюлы дәфтә дә уйный.

Татар сәнгатендә чагылышы үзгәртү

  Тышкы аудиофайллар
  С.Габәши "Мәҗрух указ" - И.Газиев (тавыш), Г.Макаров (дәф)

Татар профессиональ музыкасында дәф беренчеләрдән Солтан Габәшинең 1910-елларда язылган мелодекламацияләрендә һ.б. әсәрләрендә дә урын ала. Алмаз Монасыйповның "Тукай аһәңнәре" поэмасында оркестрның төп уен коралларының берсе - дәф. Бүгенге көндә татар дәф уен коралы осталыгын тергезү өстендә Геннадий Макаров хезмәтен алып бара һәм уен коралында музыка да башкара[1][3].

Галерея үзгәртү

Примечания үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Татар халык иҗаты