Ятаган (уен коралы)

Ятаган (каз. Жетіген, баш. Ятаған) — төрки халыкларның борынгы кыллы чиртмә музыка уен коралы. XIX гасыр башына кадәр Әстерхан, Себер, Ырынбур татарлары музыка мәдәниятендә актив кулланылышта булган. Себер татарлары халык авыз иҗатында («Ак күбек» дастаны) очрый[1].

Ятаган (уен коралы)

Ятаган.
Казакъстан милли уен кораллары музее
.
кыллы чиртмә музыка коралы[d]
Классификация кыллы чиртмә
Уйнау диапазоны
Фото
Тугандаш уен кораллары
Гөслә, канун

Тарих үзгәртү

Ятаганның барлыкка килүе турында казакъ халык авыз иҗатында «Жетiгеннiң жетi әуенi» (тат. Ятаганның җиде көе) дастанында телгә алына.

Легенда буенча, бер картның җиде улы булган. Далада ачлык китергән йот вакытында уллары берәм-берәм үлеп беткән. Иң өлкән улы үлгәч, карт такта кисәгенә бер кыл тарттырып, «Карагым» көен уйнаган. Икенче улының үлеменнән соң, уен коралына икенче кылны өстәгән һәм «Канат сынды» («Сыңар канат») көен чыгарган. Өченче улына «Комарым», дүртенче улына «Ут сүнде», бишенче улына «Бәхет качты», алтынчы улына «Кояш тотылды» көйләрен багышлаган. Җиденче төпчек улы вафатыннан соң, «Җиде баламнан аерылдым» көен чыгара.

Ятаганда уйнауга табу салынган, ягъни тыелган була. Шунлыктан әлеге уен коралы кулланылыштан төшеп калган, әкренләп онытылган. Музыка уен коралы ясау остасы О. Бейсеналиев XIX гасыр журналында сакланып калган сурәте һәм тасвирламасы буенча 1967 елда ятаганны өр-яңадан ясаган.

Камилләштерелгән заманча ятаганны уен коралы ясау остасы Ә. Әүхәдиев ясаган. Заманча ятаган 7, !3, 14, 21, 23 кыллы булырга мөмкин.

Тасвирлама үзгәртү

Ятаган — борынгы җиде (камилләштерелгәнендә унөч һәм аннан да артыграк) кыллы чиртмә музыка уен коралы. Тигез, тоташ, туры агач кисәгеннән ясалган. Ат ялы кылыннан ясалган кыллары җиде ашык өстеннән тарттырыла. Әлеге җиде ашыкны такта аслык буенча күчереп (шудырып), тавышы көйләнә. Ашыклар бер-берсенә якын урнашса, тавыш югары була, бер-берсеннән ерагайса, тавыш түбән була. Тезләр өстенә горизонталь рәвештә куеп, кылларны ике кул бармаклары белән берьюлы чеметеп тотып, җибәреп (чирттереп) көй чыгарыла.

Аваз тезмәсе (звукоряд) — хроматик.

Диапазоны яки тавыш тирбәлеше кече октаваның соль авазыннан икенче октаваның ре авазына кадәр.

Заманча ятаганнарның авырлыгы 1 кг га җитәргә мөмкин. Озынлыгы 1 метр ярым. Фольклор ансамбльләрендә актив кулланылышта.

Хакасларда охшаш уен коралы «чадыған» дип, монголларда «ят(у)ган» дип атала. Аларда әлеге уен коралында бары тик будда дине монастырьларында гына уйнарга рөхсәт ителгән.

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Болат Сарыбаев. Қазақтың музыкалық аспаптары. Альбом. Алматы: Жалын, 1978.
  2. Казахские народные музыкальные инструменты. Алматы: Онер, 1987.
  3. Краткая энциклопедия Казахской ССР. Том 4. Культура. Алматы, 1990.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Татар халык иҗаты