Мөслим балалар сәнгать мәктәбе

Мөслим районы үзәге Мөслим мктәбе (Татарстан, Россия)

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе (рус. Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Муслюмовская детская школа искусств») ― Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында 1966 елдан эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы сәнгатьнең күптөрле төрләре буенча балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе. Балаларга башлангыч музыкаль белем һәм эстетик тәрбия бирә[1].

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе
Директоры:

Айгөл Назиф кызы Фәттахова

Төре:

өстәмә белем бирү

Адресы:

423970 Татарстан байрагы Татарстан, Мөслим районы, Мөслим, Хафизов ур., 1

Телефон:

+7(855)-562-52-63

Эл. почтасы:
Сайт:

https://edu.tatar.ru/muslum/org5899

Телләр:

татар теле, рус теле

Тарих үзгәртү

Мөслим районы үзәге Мөслим авылында сәнгать мәктәбе 1966 елда балалар музыка мәктәбе буларак ачылган. Мәктәп эшен бер катлы агач йортның ике бүлмәсендә башлап җибәргән. Бүлмәләр җитмәү, укытучылар аз булу сәбәпле, барлык теләүчеләрне дә кабул итмиләр, балаларның музыкаль сәләтләрен тикшереп, конкурс аша кабул итәләр. Баянда Харис Нигъмәтҗанов, фортепианода Анатолий Калашников уйнарга өйрәтәләр. 1973 елда музыка мәктәбе дәресләрне биш бүлмәдә үткәрә башлый. Тынлы оркестр коралларында уйнарга өйрәнү классы ачыла. Фортепиано классына йөрүчеләр 40 тан арта. Баянчыларның белемнәрен тирәнәйтү максатында, домрада уйнарга өйрәтә башлыйлар. Авылда яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән, башта Михайловка, соңрак Мәлләтамак, Иске Карамалы, Түбән Табын, Тат.Бүләр авылларында музыка мәктәбенең филиаллары ачыла.

1966 елда халык уен кораллары бүлегенә нигез салучыларның берсе, баяннан беренче укытучы – булачак Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗанов. 1969―1970 елларда фортепиано бүлегендә булачак композитор, фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Котдус Хөснуллин укыткан.

1978 елда Мөслим үзәк китапханәсе бинасы янында музыка мәктәбенең ак кирпечтән ике катлы яңа бинасы төзелә.

1985 елда рәсем бүлеге ачыла. Беренче укытучы – Ирек Мулланур улы Нәҗмиев.

1995 елда музыка мәктәбенең исеме Мөслим сәнгать мәктәбе итеп үзгәртелә.

2003 елда сәнгать мәктәбенең театр бүлеге ачыла. Беренче укытучы ― Илфат Сәхбетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

2009 елда сәнгать мәктәбенең өч катлы яңа бинасы сафка баса. Сәнгать мәктәбен ачу тантанасында Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева катнаша.

2016 елда мәктәп бинасы реконструкцияләнә, мәктәп музеена нигез салына. Шул ук елда сәнгать мәктәбе янындагы зур мәйданда «Курай» паркы төзелә[2]. Парк ачылу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

2017 елда 372 балага 24 укытучы белем бирә. Мәктәптә 7 бүлек эшли: халык уен кораллары (баян, домра, балалайка, мандолина, гитара сыйныфлары), фортепиано, тынлы уен кораллары, бию, җыр, рәсем һәм театр сәнгате бүлекләре. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар атнага ике тапкыр «Фантазия» әзерлек бүлегендә шөгыльләнә.

Сәнгать мәктәбендә тынлы халык уен кораллары оркестры, курайчылар ансамбле, тальянчылар, балалайкачылар һ. б. инструменталь ансамбльләр; хор, «Бәллүр» кызлар вокаль ансамбле, бию бүлегендә «Мөслим бизәкләре», «Хыял», «Чулпылар» балалар хореография (бию) ансамбльләре, «Энҗе бөртекләре» үрнәк бию коллективы; театр сәнгате бүлегендә «Маҗара», «Якты йолдыз» коллективлары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин җитәкчелегендә «Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле (1991 елдан халык ансамбле) оештырылган.

Сәнгать мәктәбе җитәкчеләре үзгәртү

  • 1966―1968 – Анатолий Калашников (фортепиано)
  • 1968―1969 – Харис Нигъмәтҗанов (баян)
  • 1969―1972, 1985―1994 – Ария Овчинникова (баян)
  • 1972―1985 – Марсель Нәҗмиев (баян)
  • 1995―1999 – Илнур Шәймәрданов (баян)
  • 1999―2002 – Раилә Әхмәтгалиева (баян)
  • 2002―2003 – Илшат Ибраһимов (рәсем һәм сәнгать)
  • 2003―2006 – Илфат Сәхбетдинов (театр)
  • 2006―2011 – Лилия Ялалова (театр)
  • 2011―2015 – Гөлназ Йосыпова
  • 2015―х. в. – Айгөл Фәттахова

Сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Сәнгатьтә сыналабыз. Мөслим сәнгать мәктәбенә – 50 ел (китапны төзүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов). К.: «Ихлас» нәшрияты, 2017. – 96 б.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Муслюмовская детская школа искусств. 2019 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган. Мөслим районы сайты
  2. Анна Книжкина. Парк Курай – Муслюмово 2021 елның 23 июнь көнендә архивланган.. otovarah.ru, 12.09.2019(рус.)