Tatariсa («Татарика» камера оркестры) — Казан дәүләт консерваториясенең татар сәнгате факультеты каршында эшләүче камера оркестры. Төркемдә консерватория студентлары, аспирантлары, мөгаллимнәре уйный.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — профессор Ринат Халитов.

Tatarica (оркестр)
рәсем
Төп мәгълүмат
Барлыкка килгән

1993

Ил

{{Байрак/Русия Русия
Татарстан Татарстан}} [[Русия Русия
Татарстан Татарстан]]

Шәһәр

Казан

Оркестр Ринат Халитов (у) белән

Тарихы үзгәртү

Максаты үзгәртү

Татар музыка сәнгатен, Татарстан композиторлары музыкасын пропагандалау.

Үзенчәлеге үзгәртү

  • «Tatariсa» оркестры, халык уен кораллары оркестрыннан, составында симфоник оркестр уен кораллары (флейта, кларнет, виолончель, контрабас, бәрмә уен кораллары) булуы белән аерылып тора. Ике төрле уен кораллары кушылуы «Tatariсa» оркестрының кабатланмас яңгырашын тудыра.
  • Оркестр коллективы беркайчан да картаймый, чөнки ул консерватория студентларыннан тора: кемдер тәмамлый, кемдер укырга керә. Бу күренеш тә оркестрга башка иҗат коллективлары алдында өстенлек бирә.

Репертуар үзгәртү

Оркестр репертуарында Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татарлары халык көйләре, Латин Америкасы музыкасы, мөселман Көнчыгышының традицион һәм заманча музыкасы, Урта Идел буе (Чуашстан, Удмуртия, Марий-Эл) музыкасы, Европа һәм рус классикасы (Штраус, Кальман, Хачатурян, Дунаевский) әсәрләре дә бар[1]. Коллектив формалашып кына килгәндә, Ринат Вәлиев оркестр өчен «Зәлидә» җыры темасына вариацияләр, «Халык моңнары» пьесасын яза. Татар халык җырларын эшкәртүләрне, вариацияләрне, «Tatariсa»га багышлап, Рөстәм Кашапов, Зөфәр Хәйруллин яза. Татар сәнгате факультетында укучылар җыйган фольклор материалын оркестр музыкантлары (мәсәлән, Ильяс Камал, Рөстәм Рәхмәтуллин, Альберт Шәрәфетдинов) эшкәртеп башкарган әсәрләр, аранжировкалар да оркестр иҗатында зур урын алып тора.

  • «Башмагым» музыкаль комедиясе (Җәүдәт Фәйзи) Казан консерваториясенең опера студиясе белән бергә
  • «Хафизәләм иркәм» музыкаль комедиясе (Салих Сәйдәшев) Казан консерваториясенең опера студиясе белән бергә
  • «Алтын Казан» (Эльмир Низамов) Казан консерваториясенең опера студиясе белән бергә
  • «Ночь перед Рождеством» (Туым алды төне) опера-колядкасы (Елена Анисимова) Казан консерваториясенең опера студиясе белән бергә
  • «Казан көзе» (Казанская осень) концерты (Петербург, 2014).

Оркестрның 20 аудиоязмасы «Татарстан» ДТРК фондына алынган.

Гастрольләре үзгәртү

Оркестр концертлар белән Һолландия, Алмания, Финляндия (2003), Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Балтик буе илләрендә чыгыш ясый.

Россия мәдәнияте федераль программасы кысаларында Уралда һәм Көнбатыш Себердә (Уфа, Ижау, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Тубыл, 2002), Урта һәм Түбән Идел буе шәһәрләрендә (Сембер, Самар, Сарытау, Саранск, Әстерхан, Әлиста, 2004), IV халыкара «Петербург камера оркестрлары» фестивалендә (2005 [2]); Беларус, Латвия, Литва башкалаларында (2007), Ырымбурда (2014[3]) чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Д. Хәкимова. Һәрбер укытучы таланлы тырыш укучылар көтә. Сәхнә, 2014 ел, 6- сан.
  2. Э. Байназаров. Рок музыкасын уйнаучылардан куркам. Ялкын, 2014 ел, 6 – сан.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү