Ильяс Камал (Ильяс Фәйзрахман улы Камалов) — композитор, музыкант (виолончель), дирижер, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты (2014)[1],Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры (2019)[2], ТР һәм РФ композиторлар берлекләре әгъзасы (2017). Халыкара конкурслар һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты (2021).

Ильяс Камал
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ильяс Фәйзрахман улы Камалов

Туу көне

29 июль 1992(1992-07-29) (31 яшь)

Туу урыны

РФ, Санкт-Петербург

Эшчәнлек еллары

2014 - х. в.

Дәүләт

Россия байрагы РФ, Татарстан Татарстан

Һөнәрләр

композитор, дирижер, музыкант, виолончельчы

Кораллар

виолончель, кылкубыз

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе
Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Татарстан дәүләт кыллы квартеты

Бүләкләр

Муса Җәлил премиясе лауреаты, Халыкара конкурслар лауреаты

https://vk.com/ilyaskamal

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ильяс Камал

Ильяс Камалов 1992 елда Санкт-Петербург шәһәрендә, татар гаиләсендә туа. Әтисе - рәссам, дизайнер Фәйзрахман Камалов, әнисе - педагог һәм журналист Гөлзадә Камалова. Бала чактан ук музыкага мәхәббәт гаиләдән килә: әнисе татар халык җырларын бик яратып башкара иде, Санкт-Петербург татарлары җәмгыятендәге үзешчән хорда җырлый иде, әтисе - башкорт кураенда үзешчән башкаручы.[3]

2007 елда татар халкына һәм музыкасына мәхәббәт Ильясны Татарстанның башкаласына - И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә алып килә. Монда ул атаклы виолончельчы, Татарстан Республикасының халык артисты Лариса Маслова классында белем ала. Көллияттә укыган вакытта ук Ильяс Камал музыка иҗат итә башлый, төрле ансамбльләр өчен эшкәртмәләр ясый, Казан Дәүләт консерваториясенең профессоры, атаклы композитор Борис Трубиннан дәресләр ала.

2011 елда Казан музыка көллиятен тәмамлап, укуны Казан дәүләт Консерваториясендә дәвам итә. Монда ул берьюлы ике факультетта (оркестр факультеты һәм музыка теориясе һәм композиция факультеты) белем ала. Остазлары арасында - Татарстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, профессор, Альберт Әсәдуллин, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Трубин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов.

2014 елдан башлап Ильяс Камал - Татар Дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториеның (рус. Филармонический музыкально-литературный лекторий) солисты. Филармониянең лекторие составында Татарстанның һәм Россия Федерациясенең күп шәһәрләрендә концертлар бирә.

2017 елдан башлап Ильяс Камал Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының композиторлар берлеге составына керде.[4]

2019 елда Казан дәүләт Консерваториясенең ассистентура-стажировкасын тәмамлый, иҗади җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов, шулай ук опера-симфоник дирижерлык буенча Айдар Яруллин классында укып чыга.

2019 елның октябрендә Ильяс Камалны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш дирижер итеп билгелиләр.

Иҗаты үзгәртү

Ильяс Камалның иҗатының иң зур өлешен - камера инструменталь һәм оркестр өчен әсәрләр тәшкил итә. Үз иҗатыннан тыш Ильяс Камал аранжировкачы буларак танылган. Татарстанның атаклы коллективлары өчен оркестровкалар һәм әшкәртмәләр авторы, шул исәптән: Татарстан дәүләт симфоник оркестры, "La Primavera" Казан камера оркестры[5], "Яңа музыка" оркестры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оркестры, "Sforzando" оркестры[6], Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамле, "Alqanat" рок төркеме, һәм башка коллективлар өчен йөзләгән эшкәртмәләр эшләп башкарган.

Төп әсәрләр: үзгәртү

  • "Минем Такташ" камера операсы, Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы[7][8][9][10]
  • Илһам Шакировка багышланган симфоник поэма
  • Виолончель һәм симфоник оркестр өчен концерт[11]
  • Альт-саксофон белән симфоник оркестр өчен поэма
  • Симфоник оркестр өчен "Бәйрәм рондосы"
  • "Сак-Сок канатларының сере" исемле балалар өчен мюзикл[12]
  • Фортепиано өчен соната
  • Альт һәм фортепиано өчен соната
  • Труба һәм Фортепиано өчен "Идел-Урал" исемле сюитасы (Татар һәм Башкорт фольклорыннан илһам алып)
  • Виолончель һәм фортепиано өчен 5 эскиз
  • 8 виолончель өчен "Сихри сәфәр"[13]
  • Кыллы квартет ("Кыллы квартет өчен 3 пьеса")
  • Кыллы оркестр өчен "Кыпчак увертюрасы"
  • Төрле ансамбльләр өчен әсәрләр, җырлар, романслар.

Дирижер-куючы буларак башкарган эшләре: үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Халыкара конкурслар лауреаты
  • 2021 — Муса Җәлил премиясеТатарстан Республикасы музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен[14]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар Дәүләт филармониясенең рәсми сайты/, archived from the original on 2017-09-16, retrieved 2017-09-11 
  2. Ильяс Камал Тинчурин театры оркестрын җитәкләячәк/
  3. Ильяс Камалов - любимый инструмент, конечно, виолончель, archived from the original on 2017-04-03, retrieved 2017-09-11 
  4. МузКарта - Ильяс Камал
  5. Татарстанский музыкант и композитор Ильяс Камалов стал первым аранжировщиком «Абязов-фестиваля»
  6. «Кто понимает толк в музыкальной карьере, тот с нами», archived from the original on 2017-07-04, retrieved 2017-09-11 
  7. http://idel-tat.ru/news/kultura/minem-taktash-drama-cheloveka-i-ego-vremeni
  8. https://kazanreporter.ru/post/3673_minem-taktas-komu-prinadlezit-zizn-poeta-2
  9. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-09-05, retrieved 2019-09-05 
  10. https://www.azatliq.org/a/29950453.html
  11. https://www.youtube.com/watch?v=dly0H0-v0Ro
  12. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-09-21, retrieved 2017-09-11 
  13. https://www.youtube.com/watch?v=0BrIyPGstgU
  14. Татарстанда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары исемнәре билгеле. 2021 елның 20 апрель көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайты. 15.02.2021