Альберт Әсәдуллин (виолончелист)

Альберт Әсәдуллин, Альберт Әхәт улы Әсәдуллин (1946 елның 16 октябре, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Казан2020 елның 11 июле, РФ, ТР, Казан) — музыкант (виолончелист), педагог. Профессор. РФ атказанган (2006), ТР халык (2000) артисты. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Җәлил (1987) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире (2010).

Альберт Әсәдуллин
Туган телдә исем Альберт Әхәт улы Әсәдуллин
Туган 16 октябрь 1949(1949-10-16)
ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Казан
Үлгән 11 июль 2020(2020-07-11) (70 яшь)
РФ, Татарстан, Казан
Яшәгән урын Себер тракты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкант, педагог
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002)
Җәлил премиясе (1987)
ТР халык артисты - 2000РФ атказанган артисты - 2008

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 16 октябренда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен (1973), Ленинград консерваториясендә аспирантура (1976) тәмамлаган.

Хезмәт баскычлары үзгәртү

1980 елданКазан дәүләт консерваториясендә виолончель сыйныфында укыта, 2000 профессор, 2004 альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире. 1980 елданКазан консерваториясенең кыллы квартеты (1996 елдан Татарстанның дәүләт кыллы квартеты) виолончелисты.

2020 елның 11 июлендә Казанда вафат[2].

Иҗаты үзгәртү

Татарстан дәүләт кыллы квартеты белән Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була. Түбән Новгородда (2005), Йошкар-Олада (2007), Яр Чаллыда (2007), Казанда (2000-2008) мастер-класслар үткәрә.[3]

Кыллы уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсы, Ижау) (2004, Түбән Новгород (2005), Казан (2006), Йошкар-Ола (2007), Яр Чаллы (2008) шәһәрләрендә узган бәйгеләрдә жюри әгъзасы була.

Аудиоязмалары үзгәртү

  • Классика ансамбльләре: Моцарт - Квартет Л.478, Дворжак - Фортепиано квинтеты op.81, Нарита - Хамабеноута. Токио: «Art Union Records», 1995 (CD).
  • «Токио-концерт»: Барбер - Адажио op.11, Шнитке – Фортепиано квинтеты, Рәшит Кәлимуллин - Квартет № 4, Асака - Лулабай. Токио: «Art Union Records», 1996 (CD).
  • Татар тынлы музыкасы, квартет һәм ир-ат тавышы өчен аранжировкада (солист - Д. Зәйнуллин). АКШ: San-Francisco University, 1997 (CD).
  • Рәшит Кәлимуллинның камера музыкасы: Кыллы квартетлар № 3, 4. Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
  • III халыкара «Европа-Азия» фестивале (Р. Ахиярова әсәрләре). Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
  • Татар квартет музыкасы. Казан, 2000 (CD).
  • Җан өчен музыка (Музыка души): Квартет миниатюралары. Казан: Барс-Медиа, 2005 (CD).

Шәкертләре үзгәртү

Хезмәтләре үзгәртү

  1. Миргородский А. С. Сонаты для виолончели (төзүчесе А. Ә. Әсәдуллин). Казан, 2004.
  2. Мой дядя самых высших правил. Китапта: Война и мир Афзала Хайрутдинова. Казан: КДК, 2009.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү