Эльмир Низамов

татар көйязары

Эльмир Низамов, Эльмир Җәүдәт улы Низамов (1986 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, Сембер) — композитор, пианиночы, 2021 елдан Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире[1], музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, татар опералары авторы. Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты. РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы. М. Җәлил (2015) һәм Д. Сираҗиев (2016) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).

Эльмир Низамов
Туган телдә исем Эльмир Җәүдәт улы Низамов
Туган 24 декабрь 1986(1986-12-24) (37 яшь)
СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Сембер
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор, педагог
Ата-ана
  • Җәүдәт (әти)
  • Гөлүсә (әни)
Бүләк һәм премияләре Җәлил премиясе (2015)
Д. Сираҗиев премиясе (2016)
РФ Президенты премиясе - 2020Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 2020

 Эльмир Низамов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
Файл:Э.Низамов.jpg
Э. Җ. Низамов
 
Педагогы А. Луппов белән
 
Иҗат кичәсе афишасы

1986 елның 24 декабрендә Сембер шәһәрендә туган. Әти-әнисе Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылыннан. Сембер шәһәренең 12- санлы музыка мәктәбен, рояль һәм композиторлык белгечлекләре буенча Сембер музыка көллиятен (Ольга Бурова сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов сыйныфы) (2011) тәмамлаган.[2] Вена операсында стажировка узган. Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиторлык кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. 2021 елдан ― Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире [3].

Музыкага балачактан мөкиббән була, ләкин музыка мәктәбендә соңга калып, 11 яшендә генә укый башлый. Яшьтәшләрен кыска вакытта куып җитә, ярты елдан музыка яза башлый. 14 яшендә Сембер өлкәсендә үткәрелгән «Яңа исемнәр» музыка бәйгесендә фортепиано һәм эскрипкә өчен язылган «Ут биюе» әсәре белән катнашып, Гран-при яулый.[4] 15 яшендә Сембер музыка көллиятендә, 19 яшендә Казан дәүләт консерваториясендә һөнәри музыка белем ала башлый.

Язган музыкасы

үзгәртү
Казан яшь тамашачы театры
үзгәртү
  • «Кешеләр мәхәббәте», мистик драма

Әсәрләре

үзгәртү

Фильмография

үзгәртү

Уңышлары

үзгәртү

2014 — «Атлар чаба» җыры (музыка авторы) — «Төреквидение» фестивале (Казан), Айдар Сөләйманов башкара — II урын.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 2003 — Яшь композиторларның «Миләш сагышлары» (Рябиновые грёзы) Бөтенрусия конкурсы (Мәскәү) — лауреат.
  • 2008 — «Орган өчен иң яхшы әсәр» конкурсы (Мәскәү) — лауреат.
  • 2008 — С. Прокофьев исемендәге II Бөтенрусия яшь композиторлар конкурсы (Чиләбе) — лауреат.
  • 2008 — Д. Кабалевский исемендәге XXII Бөтенрусия яшь музыкантлар конкурсы (Самар) — I премия лауреаты.
  • 2009 — I халыкара Connecting music композиторлар бәйгесе (Киев) — җиңүче.
  • 2010 — III Бөтенрусия тынлы уен кораллары ансамбльләре ачык конкурсы өчен мәҗбүри әсәр язу буенча халыкара композиторлар конкурсы (Казан) — лауреат.
  • 2011 — халыкара «Сулга адым» (Шаг влево) композиторлар конкурсы (Санкт-Петербург) — финалист.[10]
  • 2015Муса Җәлил премиясе[11].
  • 2016Дамир Сираҗиев премиясе — «ТР театрларындагы спектакльләргә үзенчәлекле музыка язган өчен»[12].
  • 2020Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе«музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен[13].
  • 2020 — Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премиясе ― илнең композиция мәктәбе традицияләрен дәвам итүгә керткән өлеше өчен[14][15]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Кафедра композиции КГК, archived from the original on 2021-10-09, retrieved 2021-10-09 
  2. «Вечерняя Казань», 10.02.2015
  3. Элмир Низамов Казан консерваториясенең композиция кафедарсы мөдире итеп билгеләнгән. Азатлык радиосы, 9.10.2021
  4. «Аярис» биография сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-03-03 
  5. Язмасын тыңларга
  6. Эльмир Низамов: “Үзем тыңларга теләгән көйләрне язам” (әңгәмә) Ватаным Татарстан
  7. Эльмир Низамовның яңа операсы Италиядә беренче тапкыр куелды 2019 елның 4 июнь көнендә архивланган.. Татар-информ МА, 30.04.2019
  8. Зилә Мөбәрәкшина. Эльмир Низамов: «Мин җырымда калам» альбомы җырлары Эльмира Кәлимуллинага багышлап язылды.Татар-информ, 26.07.2023
  9. Тапшырылмаган хатларны тапшырыр вакыт җитте. Кино итеп! Intertat.ru, 01.12.2016, archived from the original on 2016-12-04, retrieved 2017-04-12 
  10. Әстерхан консерваториясе музыка белгечләре сайты
  11. В Казани наградили лауреатов Республиканской премии имени Мусы Джалиля
  12. Камал театрында Д.Сираҗиев премиясе ияләрен атадылар. Tatpressa.ru, 18.12.2016(рус.)
  13. Эльмир Низамовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.(үле сылтама) Татар-информ, 8.12.2020
  14. Әдилә Зыятдинова. Татар композиторы Эльмир Низамов Россия Президенты премиясе лауреаты булды. Татар-информ, 23.03.2021
  15. О лауреатах премии Президента Российской Федерации для молодых деятелей культуры 2020 года. kremlin.ru, 23.03.2021(рус.)

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Ф. Гыйләҗев. Эльмир Низамов белән әңгәмә. «Акчарлак», 26.02.2015. № 9. ISSN 2304-7313
  2. А. Мирханова. Эльмир Низамов белән әңгәмә. «Казань», 2015, № 2. ISSN 0869-6616 (рус.)

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү