Рубин Абдуллин

музыкант, консерватория ректоры, премияләр лауреаты

Рубин Абдуллин, Рубин Кәбир улы Абдуллин (1950 елның 19 августы, СССР, РСФСР, Йошкар-Ола) — музыкант (оргáн), Казан дәүләт консерваториясе ректоры (1988―2021), ТР (1992) һәм РФ (2007) халык артисты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), Муса Җәлил исемендәге (1988) һәм РФ дәүләт (2000) премияләре лауреаты. Халыкара музыка әһелләре берлеге әгъзасы. РФ органчылар берлеге рәисе. Профессор (1992). Казан консерваторисенең шәрәфле профессоры (2021).

Рубин Абдуллин
Туган телдә исем Рубин Кәбир улы Абдуллин
Туган 19 август 1950(1950-08-19) (74 яшь)
Мари АССР Йошкар-Ола
Милләт татар (кырымтатар)
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкант, ректор
Җефет Әлфия Борнашева
Балалар улы Искәндәр (1975)
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Муса Җәлил премиясе (1988)
РФ дәүләт премиясе (2000)
ТАССР халык артисты — 1992РФ халык артисты — 2007РФ атказанган сәнгать эшлеклесе — 1997

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1950 елның 19 августында Мари АССР Йошкар-Ола шәһәрендә туган. Әтисе Кәбир Абдуллин — элемтә техникумы укытучысы, әнисе Саре Нури — икътисад фәннәре докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе, Казан финанс-икътисад институты профессоры. Әнисе ягыннан карт бабасы Гази Хәбибулла (1864-1929) — Массандраның баш виноград үстерүчесе, граф Воронцов утары (Алупка шәһәре) идарәчесе булган.

«Фортепиано» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (профессор Э.А. Монасзон сыйныфы) (1973), «Оргáн» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт консерваториясен (профессор Н.И. Оксентян сыйныфы) (1974), Мәскәү дәүләт консерваториясендә аспирантураны (Л.И.Ройзман курсы) (1979) тәмамлаган[1] .

Хезмәт юлы

үзгәртү

XX гасырда оргáн өчен язылган әсәрләрне, шул исәптән Татарстан композиторлары Шамил Шәрифуллин, А. Миргородский, Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен беренче башкаручы. М. Мусоргскийның «Картинки с выставки», Нәҗип Җиһановның 5 нче симфониясеннән Largo, Фасил Әхмәтовның «Хәтер» әсәрләрен оргáн өчен үзгәртеп язган.

«Татарстан — Яңа Гасыр» ДТРК сендә 200 язмасы саклана. РФнең барлык оргáн үзәкләрендә, чит илләрдә (Бөекбритания, Алмания, Испания, Италия, Латвия, Литва, Франция, Швейцария, Швеция, Эстония, АКШ һ. б.) чыгыш ясый.

Шәкертләре арасында — С. Бережная, Л. Камелина, А. Титов, Д. Зарецкий, Л. Лабзина, Е. Базова, Е. Бурундуковская, Д. Мееркова.

Казан консерваториясе катнашында халыкара, республикакүләм башкаручылар бәйгеләрен оештыручы.

Музыка сәнгате мәсьәләләре буенча мәкаләләр авторы, оргáн һәм фортепиано өчен әсәрләр җыентыкларын төзүче («Советский композитор» нәшрияты), Татарстан композиторларының оргáн өчен әсәрләре җыентыклары мөхәррире.

Дискография

үзгәртү
  • К. Сен-Санс. Оргáн һәм оркестр өчен до минор симфониясе. Дирижер Фуат Мансуров. Казан, 1997 (CD).
  • И. С. Бах. Klavierubung. III кисәк. Екатеринбург, 2000 (CD).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1992 ― ТР халык артисты
  • 2007 ― РФ халык артисты
  • 1997 ― РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1988Муса Җәлил премиясе
  • 2000 ― РФ дәүләт премиясе (иҗат төркеме эчендә) — Салих Сәйдәшев исемендәге Казан дәүләт Зур концерт залын төзегән өчен[4].
  • «Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен» медале
  • «Бәллүр пирамида» хәйрия фонды премиясе
  • 2021 ― Казан консерваториясенең шәрәфле профессоры[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү
Элгәре:
Нәҗип Җиһанов (1945―1988)
Казан дәүләт консерваториясе ректоры
19882021
Аннары:
Вадим Дулат-Алиев