Луиза Батыр-Болгари

татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (20

Луиза Батыр-Болгари – күренекле татар композиторы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2006). 600ләп җыр, 25 спектакльгә көй иҗат иткән.

Луиза Батыр-Болгари
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Луиза Миңнегали кызы Батыркаева (Батыр-Болгари)

Туу көне

14 август 1953(1953-08-14) (70 яшь)

Туу урыны

Свердловски өлкәсе, Әрәмәле районы , Бобровка

Эшчәнлек еллары

Һөнәрләр

композитор

Жанрлар

музыкаль спектакльләр, симфоник әсәрләр, эстрада

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2006)

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Әтисе – Пермь өлкәсенең Барда районындагы Озын Ялан авыланнан. Ерак бабасы — Батыркай Иткинин Пугачев гаскәрендә яубашы булган.

Луиза Батыркаева 1978 елда Казан консерваториясенең композиция классын тәмамлый; Юрий Виноградов шәкерте. 1981-93 елларда Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият редакторы булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

Иҗатында төп урынны җырлар һәм театр музыкасы, симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр алып тора. «Мин сине шундый сагындым» (Ф. Зыятдинова шигыре), «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту» (М. Галиев шигырьләре), «Син бит татар кешесе» (Г. Рәхим шигыре) җырлары аеруча киң таныла. Балалар һәм үсмерләр, төрле яшьтәге аудитория өчен язылган әсәрләре югары эстетик таләпләрне үтә сиземләве белән аерылып тора. Зур популярлык казанган мюзикллары, муз. комедияләре: «Әйдә барыйк - кызлар карыйк», «Эх, машина-машина» (Р. Вәлиев пьесалары, 1990), «Сихерле урман» (Р. Мингалим пьесасы, 1991), «Бардым күлгә, салдым кармак» (Р. Корбанов пьесасы, 1996) һ.б. Композиторның әсәрләре «Кайту» (1991), «Җырлап узган җәй» (1992), «Яшьлегем канатында» (1993) граммофон дискларында; «Төнге карлар», «Әгәр күзләремә син карасаң», «Туган телдә җырлыйбыз» (1996) аудиокассеталарында; «Якты моңнар» (1988), «Хәрефле шакмаклар» (1997), «Сайра, моңлы сандугач» (2000) исемле ноталы җыентыкларда һ.б. тупланган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү