Рушания Арсланова
Рушания Зиннәтулла кызы Арсланова (кыз фамилиясе Айбәдуллова, 5.07.1935; Кече Чынлы, Чүпрәле районы, ТАССР — Казан, Татарстан) — татар шагыйрәсе.
Рушания Арсланова | |
---|---|
Туган телдә исем | Рушания Зиннәтулла кызы Арсланова–Айбәдуллова |
Туган | 5 июль 1935 Кече Чынлы, Чүпрәле районы, Татарстан |
Үлгән | 10.2014 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | шагыйрь |
Ата-ана |
|
Биографиясе
үзгәртүУл 1935 елның 5 июлендә Кече Чынлы авылында туа.
Әтисе Зиннәтуллалар ягыннан нәселдәгеләр — авылда тегермән тотучы кара байлар, әнисе Җәмилә абыстай ягындагы Мөхәммәдша бабасы ак байлар дан исәпләнеп, мәчет тотып, авылда мәгърифәт таратучылардан булганнар, колхозлар оештыруда катнаша, беренчеләрдән булып авылда механизатор һөнәрен үзләштерә, көнне-төнне белмичә колхоз ашлыгын суктыра, сугыштан соңгы елларда берара колхоз рәисе булып та эшли. Җәмилә абыстай заманына күрә бик тә укымышлы, мәгрифәтле була. Алар гаиәсендә бер малай, биш кыз үсә. 1948 елда авыл мәктәбенең 5 сыйныфында укыган елларында чаңгыда шуганда күпер тавыннан төшеп, каты егыла һәм умыртка сөяген зарарарлый. Ул ике ел буена Сембердә хастаханә койкасында ятарга мәҗбүр була. Җидееллык белемне урын өстендә үзләштерергә туры килә аңа. Сәламәтлеге беркүпме җайлашкач, култык таягы ярдәмендә кабат йөрергә өйрәнә.
Алтмышынчы еллар башында гаилә Казанга күчеп яши башлый. Ул Казанда статистика нәшриятында хезмәткәр вазыйфаларын башкара һәм бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, урта белем ала. Аннары Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Тормышка чыга. Аны Лаеш районына эшкә җибәрәләр. Казанга кайтып барганда машиналары авариягә очрый, әйләнеп капланган «УАЗ» машинасында аның өстенә авыр йөкләр коела, кешеләр ава, Рушания кабат имгәнеп, кабат еллар буена урын өстенә кадаклана. Тормыш иптәше Сәмигулла ярдәме белән төрнәкләнеп, ике култык таягы белән кабат йөрергә өйрәнеп, аннан коляскада йөри башлый.
Рушания Арсланова бала чагыннан ук шигьрият белән мавыга башлый. Бу мавыгу университетта уку елларында, монда булган әдәби мохит, курсташлары, булачак шагыйрьләр, язучылар, журналистлар — Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Җәүдәт Дәрзаман, Александр Филипповлар һ.б лар белән аралашу, бәхәсләр — аңарда язу күәсен арттыра баралар. Кызның язганнары вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый, аны өметле каләм әһелләре арасында исәплиләр. Аның иҗаты активлаша бара. Соңрак Фәниснең тормыш юлдашы булу җаваплылыгын өстенә алган Нурсөя белән бергә уку чорында, алар урын өстенә кадакланган Фәнис Яруллинны рухи яктан тәрбияләү белән шактый эш башкаралар, шагыйрьгә Казан университетында белем алуга дәрт тудыралар һәм бу эшне уңышлы башкарып чыгуга ярдәм итәләр.
2014 елда вафат була.[1]
Китаплары
үзгәртүРушания Арсланованың язган әсәрләре дә торгынлыкка дучар ителгән. Аның 2004 елның көзендә басылып чыккан «Моңнар бүләк итәм» исемле җыентыгы да әлегә киң масса укучыларга барып ирешмәгән.