Ләйлә Дәүләтова
Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә, җырлар авторы, ТВ алып баручысы. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).
Биография
үзгәртүЛәйлә Дәүләтова 18 апрелдә Татарстан республикасының Актаныш районында дөньяга килә. Бала чагында җырчы булырга тели. Ләкин мәктәпне тәмамлагач, Ләйлә Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Аннары соң Татарстан республикасының Фәннәр Академиясе аспирантурасына керә.
Икенче курста укыган чагында, Ләйлә Дәүләтова бер бәйгедә җыры белән катнаша. Анда аңа телевидение режиссеры Дания Гаязова игътибар итеп, Ләйләгә корреспондент буларак эшләргә тәкъдим итә. Шуның өчен Ләйлә ханым Дания Гаязовага хәзерге көндә дә бик рәхмәтле.
Ләйлә Дәүләтованың яшәү максаты – теләгәненә ирешеп кеше булып калырга. Ул бөтен нәрсәдә дә ирекне ярата, көнләшүчеләрне яратмый. Больше всего любите: свободу во всем!
Ләйлә Дәүләтова Яңа Гасыр каналында “Адәм белән Һава” тапшыруын алып барган. Буш вакытында Ләйлә ханым туй-юбилейлар да алып бара.
Танылган шигырьләре
үзгәртү- Югаласым килә минем
- Бәхет
- Кеше була бел
Әдәбият исемлеге
үзгәртү- "Идел" журналы. Ләйлә Дәүләтова - Югаласым килә минем.
- matbugat.ru - Ләйлә Дәүләтова белән әңгәмә.
- Илфак Шиһапов әңгәмәсе.