Сәүбән Чуганаев

композитор

Сәүбән Чуганаев, Сәүбән Габдрахман улы Чуганаев (1948 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Йөкшер) ― мәдәният хезмәткәре, композитор, популяр җырлар авторы, җырчы-башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).

Сәүбән Чуганаев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Сәүбән Габдрахман улы Чуганаев

Туу көне

3 гыйнвар 1948(1948-01-03) (76 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Йөкшер

Эшчәнлек еллары

1970―х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, баянчы, композитор

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада җырлары

Бүләкләр

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

ВКонтакте
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 3 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы (хәзерге Пермь крае Барда муниципаль округы) Йөкшер авылында Габдрахман һәм Нәбирә Чуганаевлар гаиләсендә туган. 7 яшендә әтисе, 15 яшендә әнисе үлгән. Акбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Пермьдә «Торгмаш» заводына слесарь-җыючы өйрәнчеге булып урнаша. Кичке мәктәптә, һөнәри-техник училищеда укый. Тын океан флотында хәрби хезмәттә булган. Армиядән соң шул ук заводта эшли, кичләрен ул Свердлов исемендәге мәдәният һәм техника сарае каршындагы татар җыр һәм бию ансамбленә репетициягә йөри. Сәхнәгә башта җырчы, аннан баянчы буларак чыга.

Иҗаты үзгәртү

1970-елларда аның беренче җырлары дөнья күрә: «Бер елганың ике ярында», «Кызлар җыры» (соңрак исеме «Яран гөл»гә үзгәртелгән).

Профессиональ музыкаль белем алырга омтыла. Пермьдә башлангыч музыкаль белемсез музыка училищесына кабул ителмәгәч, Уфа сәнгать училищесына укырга керә. 1974 елда Уфада «Балан» җырын яза. Уфада ике ел укыгач, Пермь музыка училищесына (хәзерге Пермь музыка көллияте) укырга күчә һәм «Хор дирижерлыгы» бүлеген тәмамлый. 1976 елдан ― Пермьдә җыр һәм бию ансамбленең сәнгать һәм музыка җитәкчесе. Пермь татар, башкорт яшьләре һәм укучылары арасында бу коллектив аеруча популярлык казана. Күпчелек яшь талантлар сәнгать дөньясына беренче адымнарын әлеге ансамбльдә ясаган. Аның җитәкчелегендә шулай ук Пермь авыл хуҗалыгы институтында студентларның вокал ансамбле эшли.

Бу вакытта иллегә якын җыр язган. Аларны 1993 елда узган «Алтын үзән» (Золотая долина, Чиләбе өлкәсе, Миасс) конкурсында, Екатеринбургта узган «Урал җыры» (Уральская песня), Пермьдә узган «Татар җыры-93» конкурсларында югары бәялиләр. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе 1993 елда уздырган конкурста «Яран гөл» җыры «Ел җыры» дип аталган[1].

1994 елда Барда нәшриятында «Яран гөл» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә, анда утыз бер җыры кергән.[2]

1995 елдан иҗат эшчәнлеге дә, хезмәт биографиясе дә Барда мәдәният йорты һәм Барда районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге белән бәйле. С. Чуганаев милли методик үзәк методисты була, бөтен өлкәне йөреп чыга һәм төбәкнең төрле почмакларында яшәүче татарлар һәм башкортлар белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыра. Пермьнең үзендә һәм районнарда концертлар, конкурслар, фестивальләр уздыра. Концерт коллективы белән Башкортстанда һәм Татарстанда чыгыш ясый, бу республикаларның сәнгать осталары белән иҗади элемтәдә тора. С. Чуганаев 2000 елның 2-6 апрелендә Кама буенда Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрен үткәрүдә актив катнаша.

Аның репертуарының зур өлешен үзешчән артистлар да, эстрада йолдызлары да, мәсәлән, Фердинанд Сәлахов («Ах, җаныем, Бибисара!»), Салават Фәтхетдинов («Яран гөл»), Айдар Галимов («Салкын чишмә»), Зөһрә Шәрифуллина («Кошлар кайткан чак иде»), Зөһрә Сәхәбиева («Балан»), Зөфәр Билалов («Үрмә гөл»), Азат Тимершәех («Бер елганың ике ярында»), Илназ Баһ («Ай кыска шул, кыска гомерләр» [3]), Фәхрислам Рамазанов («Болытлар агар инде» [4]) һ. б. башкара.[5] ТР халык артисты Гүзәл Уразова белән хезмәттәшлек итә, аңың җырларына аранжировкалар ясый. ТР халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова композиторның «Ярату» (Фирая Зыятдинова сүзләре), «Яңгырлар» (Гандәлибә Аҗгихина сүзләре) җырларын башкара [6]. С. Чуганаевның җырлары һәм музыкасы спектакльләрне бизи.

2001 елда Зәй шәһәрендә җырларының икенче – «Урал көйләре» җыентыгы басылып чыга, анда 35 җыры кертелгән.

2006 елда С. Чуганаев башлангычы белән төбәктә яшәүче үзешчән татар композиторларының край иҗат берләшмәсе төзелә.

Ун елдан артык «Өмет» ветераннар хоры белән эшли. Бу вакытта коллектив өлкә конкурсында I дәрәҗә диплом ала.[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Улы Ринат (1981), Пермь музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен (2006) тәмамлаган профессиональ опера җырчысы. Карелия музыка театрында эшләгән.[8] [9]

Искәрмәләр үзгәртү

Библиография үзгәртү

  • Закиров, Д.Г. Известные татары Прикамья / Д. Г. Закиров. – Пермь : «Звезда», 2005. – С. 340-341.
  • Закиров, Д. Татары и башкиры Перми : Об историческом вкладе татар и башкир Перми в становление и развитие города / Д. Г. Закиров. – Пермь : «Звезда», 2008. - С. 395-397.
  • 18 мартта Пермьдә якташыбыз композитор Сәүбән Чуганаевның иҗат бәйрәме // «Халык чишмәсе». - 1995. - 6-11 март. - 2 б.
  • Ибраһим, Х. “Тәрәз саен яран гөл үсә...” / Х. Ибраһим // «Халык чишмәсе». - 1995. - 6-11март. - 2 бит.
  • Чуганаев, С. “Барлау” / С. Чуганаев // Таң. - 1999. - 10 март.
  • Мансурова, Д. Клубу «Омет» - 10 лет / Д. Мансурова // Рассвет. - 2006. - 8 дек. - С. 3.
  • Балтаева, В. Иҗатыгызның лаеклы бәяләнүе белән! / В. Балтаева //Тол буйлары. - 2007. - 1 нояб. - 2 бит.
  • Уразов, Э. Когда цветет герань / Э. Уразов // Рассвет. - 2009. - 1 апр. - С. 2.
  • Мингалиева, Г. Таныш исемнәр : Сәүбән Чуганаев / Г. Мингалиева // Юлдаш. - 2009. - № 40. - 1-2, 8-9 бит.
  • Дускаева, Р. “Омету” – 15 лет / Р. Дускаева // Рассвет. - 2011. - 7 дек. –С. 3.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү