Азат Хөсәенов (1958)

(Азат Тимершәех битеннән юнәлтелде)

{{Башка мәгънәләр|төр=фамилия|Азат Хөсәенов

Азат Хөсәенов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Азат Тимершәех улы Хөсәенов

Туу көне

10 апрель 1958(1958-04-10) (66 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Актаныш районы, Яңа Богады

Эшчәнлек еллары

1981 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш

Коллективлар

«Энергетик» мәдәният сарае (Яр Чаллы)

Бүләкләр

Татартанның халык артисты - 2008

Азат Тимершәех

Тәрҗемәи хәле =

1958 елның 10 апрелендә ТАССР Актаныш районы Яңа Богады авылында алты балалы гаиләдә туган. Әтисе күмәк хуҗалыкта бухгалтер, әнисе колхозчы булып эшли. Гаиләдә 3 ул, 3 кыз үскәннәр. Азат туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керергә баллары җитмәгәч, туган ягына кайта, Актанышта «Сельхозтехника» берләшмәсенең клубына эшкә урнаша, читтән торып Алабуга мәдәни-агарту укуханәсенә укырга керә. 19761978 елларда Ерак Көнчыгышта тимер юл гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була. Армиядән туган авылына кайта, күмәк хуҗалык рәисе Кәрам Гариф улы Гарипов аны клуб мөдире, спорт уеннарын оештыручы, комсомол оешмасы сәркатибе вазифаларына тарта. 1981 елда Яр Чаллыга, КамАЗ төзелешенә күчеп килә, 23 ел Чаллыда эшли. «Электромаш» заводында эшли башлый. Мәскәү электромеханика институтының кичке факультетын тәмамлый. «Электромаш» заводында эшләгәндә, «Чулман» татар җыры ансамбле оештыра (директоры Инбер Шәфыйков). Төп эшеннән китмичә, ярты ставкага «Энергетик» мәдәният сараена эшкә урнаша (җитәкче Гөлзада Рзаева, баянчы Илгиз Закиров). Читтән торып, педагогия институтын тәмамлый[1].

2004 елдан Казанда яши. «Азат Тимершәех» дигән сәхнә исеме ала. ТР кулланучылар оешмасы берлегендә профсоюз рәисе итеп сайлана [2]. Татарстанда үскән шифалы үләннәр эшкәртү предприятиесенең цех башлыгы[3].

Туган авылында урта мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгатьтә катнаша башлый. Актанышта, туган авылында клубларда эшләгәндә, шулай ук армиядә, БАМ төзелешендә полк клубында җырчы буларак осталыгын арттыра. КамАЗда эшләгәндә «Чулман» ансамбле белән җомга саен район авылларына гастрольләргә чыга. Иҗади үсешенә якташы, «Энергетик» мәдәният сараеның татар хоры җитәкчесе (бер үк вакытта Яр Чаллының 2нче музыка мәктәбенең директоры) Әнәс Батыр улы Фәйрушин зур өлеш кертә. Композитор Илгиз Закиров белән иҗади дуслыкта яши, концертларында аның 7-8 җырын башкара. Азат Тимершәех татар җырын Сахалинда, Ерак Көнчыгышта, Котыпта, Себердә, Донбасста, Балтыйк буенда, Урта Азиядә яңгырата. Концертларында күп санда татар халык җырлары, композиторларның 300дән артык җырын башкарган[4]. Репертуарында туган ягы Актаныш турында җырлар зур урын алган: «Туган як» (Мирһади Разов сүзләре, Әхтәм Миңнебаев көе), «Актанышым, туган җирем» (Мирһади Разов сүзләре, Ганс Сәйфуллин көе), туган авылы Богады, шулай ук Зөбәер, Әнәк, Чишмә авыллары турында җырлар. Концертларын «Җырлыйм туган якта, җырлыйм сезнең хакта» җыры белән башлап җибәрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны — авылдашы Рәмзия, Казан мәдәният институтын тәмамлаган, Яр Чаллы педагогия институты китапханәсе мөдире, ТР милли китапханәсенең бүлек мөдире булып эшләгән, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Питрәч районының Көек авылында төзегән шәхси йортларында яшиләр.

Балалары: кызы Алия, Казанда заводта эшли, улы Илдар эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Ягъсуф Шәфыйков. Туган як җырчысы. Китапта: Актаныш – начало пути. К.: «Слово», 2010, 165-168нче бит. ISBN 978-5-98356-105-2

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү