Яңа Богады

Актаныш районында юкка чыккан авыл (Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Яңа Богады (рус. Новые Бугады) ― Татарстан Республикасы Актаныш районы Иске Богады авыл җирлегенә караган, Иске Богадыдан аерылып чыккан, 1977 елда шул авыл белән берләштерелеп, юкка чыккан торак пункт (авыл).[1]

География үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Яңа Богадыга юл күрсәткече.

Хәзерге Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы үзәгендә, Актаныштан 16 км көньяк-көнбатышта, Әҗәкүл пристаненнан 21 км, Камбарка тимер юл станциясеннән 82 км, Биҗады елгасы буенда урнашкан. [2]

Административ бүленеш үзгәртү

1795 елда V ревизия материалларында авыл Җәнәй волостеның Богады түбәсенә караган дип теркәлгән. 1816 елда 134 ир-ат Айчуак Назаргулов командасында исәпләнгән. 1859 елда авыл Байсар йорт җәмгыятенә, соңрак (1920 елга кадәр) Байсар волостена карый. Иске Богады, Солтангол, Яңа Җияш, Кадермәт һәм Терпеле белән бергә бер түбә (аймак) ― Богады түбәсе тәшкил иткәннәр. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан ― Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән ― Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында. 1931 елда Яңа Богады һәм Иске Богады бер авыл советына берләшә.[3]

Демография үзгәртү

Халык саны
1795 1834 1859 1870 1902 1965 1977[4]
217 489 492 563 658 574 0

Төп милләтләр: татарлар. Биредә башта марилар яшәгән, алар татарлаша, ислам динен кабул итә. [3]

Тарих үзгәртү

Яңа Богады авылына XVIII гасырда нигез салынган. Иске Богадыдан аермалы буларак, авыл баштарак Богады, аннары Яңа Богады дип аталган.[3]

1795 елда V ревизия материалларында торак пунктта 27 хуҗалык, 1870 елда 110, 1902 елда 159, 1965 елда 139 хуҗалык теркәлгән. 1848 елда 60 йортка 407 ат, 221 сыер, 334 сарык, 234 кәҗә, шулай ук 41 умарта туры килә. 1905 елда тегермән һәм бакалея кибете, икмәк саклау магазины булган.[3]

1848 елда мәчете, 1870 елдан аның каршында мәдрәсәсе булган.[5]

1931 елдан Иске Богады авыл советына караган. Күмәкләшү чорында Гыйльмешәех Әхмәтшинның 2 635 сумлык мөлкәтен тартып алганнар.[3]

Күмәк хуҗалык

Моны да карагыз:«Тамыр» (оешма)

1929 елда крестьян хуҗалыклары «Электро» күмәк хуҗалыгы төзи (рәисләр Зәки Акчуаков, Бари Солтанов). 1953 елда «Эшче» (Югары Богады), Киров исемендәге (Иске Солтангол), Карл Маркс исемендәге (Иске Богады), «Яналиф» ( Яңа Солтангол), «Кызыл маяк» (Яңа Җияш), «Каенлык» ( Каенлык), «Красный пахарь» (Афанасьевка) колхозлары белән бергә «Электро» колхозы да Сталин исемендәге колхозга берләшә (соңрак «Коммунизмга» колхозы, 1969 елдан рәисе Кәрам Гариф улы Гарипов). Яңа Богадыда 480 урынлы типовой мәктәп, комбиазык заводы, җиһазландырылган гараж, техник хезмәт күрсәтү пункты, механикалаштырылган ындыр табагы, сулык төзелә. [6]

Бөек Ватан сугышына авылдан 147 кеше алынган, 89 ы һәлак булган.[3]

Биредә элемтә бүлекчәсе, ветеринария участогы, кулланучылар җәмгыяте, җидееллык (соңрак сигезьеллык) мәктәп, мәдәният йорты эшләгән.[3]

1977 елда Иске Богады белән берләштереп, бер авыл ясап куялар. Авыл атамасы басулар һәм ферма телгә алынганда гына кулланыла.[3]

Авылда туган шәхесләр үзгәртү

  • Мөхәммәтвәли Арсланов (1925―), сугыш ветераны, зенитчы-тупчы, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Батырлык өчен медале белән бүләкләнгән.
  • Шәвәли Арсланов (1920―2002), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
  • Гыйльмебаян Әшәрәпов (1931―2005), бригадир, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән (1976).
  • Фикать Гаянов (1937), зоотехник, катнаш азык җитештерү заводы җитәкчесе, Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнгән (1986).
  • Хәлиф Курбатов (1927―2005), тел галиме, филология фәннәре докторы (1993).
  • Кандел Минаев (1923―2000), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң авыл советы рәисе, шофер.
  • Гарифҗан Мирзаянов (1919―1992), сугыш ветераны, сугыштан соң колхоз рәисе, мәктәп директоры, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
  • Кәрим Мирзаһитов (1910―1966), сугыш ветераны, механизатор, Ленин ордены белән бүләкләнгән (1940).
  • Зилә Миргалимова (Туктарова, 1964), филология фәннәре кандидаты, доцент ( ЯЧДПУ).
  • Гөлфинә Мөхәммәдиева (1967), район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, РФ яшьләр сәясәтенең мактаулы хезмәткәре (2008).
  • Галиәкбәр Мөхәммәтов (1919-1991), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң МТСта тимерче.
  • Зифа Сәлахетдинова (Туктарова, 1963), филология фәннәре кандидаты (2010).
  • Фәрхетдин Сәхәбетдинов (1913―2002), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
  • Гайнетдин Сәхәветдинов (1924―1994), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң склад мөдире.
  • Имамгали Хәбибуллин (1920―2003), сугыш ветераны, өлкән лейтенант, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң колхоз рәисе, укытучы.
  • Тимершәех Хөсәенов (1923―), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң элеваторда эшли.
  • Азат Хөсәенов (1958), җырчы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997), Татарстанның халык артисты (2008).
  • Рәмзия Хөсәенова (1960), китапханәче, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2002).
  • Клара Хөсәенова (1848), ТР атказанган укытучысы.
  • Мирза Хөснимәрдәнов (1927―2002), мәктәп директоры, ТАССР атказанган укытучысы (1974), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1981) иясе.
  • Әнисә Шәрифуллина (1917―), укытучы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1972) иясе.[3]

Шулай ук карагыз: Иске Богады авыл җирлегенең танылган шәхесләре

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Старые Бугады (Иске Богады). antat.ru
  2. Старобугадинское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2017-07-11, retrieved 2023-08-06 
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 483-484нче бит.
  4. Иске Богады белән кушылган
  5. История деревни Новые Бугады. Татары без границ
  6. Гарипов Кәрам Гариф улы. Актаныш районы туган якны өйрәнү музее, 26.05.2020

Әдәбият үзгәртү

  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 483-484нче бит.

Сылтамалар үзгәртү