Иске Солтангол (Актаныш районы)
Иске Солтангол — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Иске Солтангол | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Иске Богады авыл җирлеге[1] |
Почта индексы | 423733 |
Почта индексы — 423763.
Топонимия
үзгәртүСолтангол авылы үзенең күп санлы чишмәләре белән аерылып тора. Кемнең табып, чистартып куюына карап, чишмәне шул кеше исеме белән атап йөрткәннәр: Ильяс чишмәсе, Мөхсинә чишмәсе, һ.б. "Салкын чишмә" дигәне суының тешләрне камаштырырлык булганда шул исем йөргән.
Элгәре елларда Ленин бабай капкасы булган, шул урамны икегә аерып торган. Якын тирәдә Тимеркүл чокыры, Мулла тавы, Каенлыкүл чокыры, Салкын Чишмә чокыры, Әхмәтгали посадкасы, Гобәй посадкасы кебек урыннар бар.
Солдат басуы - имештер, сугыш вакытында биредә бер солдат вафат булган да, аның өрәге һаман да шул басуда адашып йөри. Күз эленә башлаган кичке вакытта әлеге басуга юлыксаң, адашу мөмкинлеге дә бик зур.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Танылган искесолтанголлылар исемлеге.
- Инсан Хөсәенов (1956), «Агыйдел» ансамбленең баш балетмейстеры (1982 елдан), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ
- Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (https://tatfrontu.ru/tt/cards)
- "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)