«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблеТатарстанның Актаныш районы үзәге Актанышта урнашкан мәдәният оешмасы, Татарстан Республикасының автономияле дәүләт учреждениесе «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле[1]. 1966-2012 елларда үзешчән (халык) ансамбле, 2012 елдан дәүләт ансамбле [2]. Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (1990). Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты. Ансамбль составында (23 балет артистыннан, 12 хор артистыннан башка) «Мизгел» бию ансамбленың өлкән, урта һәм кече төркемнәре, ветераннарның бию ансамбле, катнаш вокал, ирләр вокал, хатын-кызлар вокал ансамбльләре, «Фируми» триосы, халык уен кораллары ансамбле эшли. Коллектив тулысынча һөнәри җырчылар, һөнәри биючеләрдән тупланган.
Директор — Лилия Мәүләви кызы Ялалова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Сәнгать җитәкчесе — Лилия Равил кызы Фәтхуллина.
Режиссер-куючы — Инсаф Әхнәф улы Хәбибуллин.
Балетмейстер — Булат Юнер улы Госманов.

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор, эстрада

Барлыкка килгән

1966

Илләр

Русия Русия
(Татарстан Татарстан)

Шәһәр

423740 Актаныш, Бакча урамы, 24

Тел

татар теле

http://agidelgos.ru/

Тарих үзгәртү

 
Ансамбль бинасын ачу тантанасы. 14.07.2016

1966 елда Актаныш районы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесендә бик күп талантлар ачыла. Биючеләр беренче тапкыр Казанга барып, телевидениегә язылалар. Күмәк хуҗалыклардан акча күчереп, биючеләргә Казанда махсус татар милли киемнәре тектерәләр. Биючеләр башкалага пароход белән баралар. Агыйдел буйлап барганда, яшьләр Казаннан кайткач та таралышмаска, ансамбль булып оешырга сүз куешалар. Яңа ансамбльгә «Агыйдел» исеме кушыла.

Ансамбльнең республика масштабына чыгуы Казандагы халык иҗаты йорты балетмейстеры Котдүс Хөсәенов хезмәтенә бәйле. Ансамбль биючеләрен сюжетлы биюләргә, сәхнә осталыгына иң башлап ул өйрәтә. 1967 елның мартында К. Хөсәенов куйган беренче бию — «Актаныш басмалары»н ансамбльнең 20 пар биючесе Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә бии.

1969 елда ансамбльгә «Халык ансамбле» исеме бирелә.

1973 елда коллектив үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның Бөтенсоюз смотрының зона йомгаклау концертында, 1976 елда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның 1нче Бөтенсоюз фестивалендә чыгыш ясый.

1974 елда ансамбль «КамАЗ турында сюита» дигән хореографик-музыкаль композиция әзерләп, КамАЗда чыгыш ясый. ССРБ халыкларының төрле милләт биюләрен Казан һәм Яшел Үзән тамашачыларына күрсәтә.

1982 елда Магнитогорскида гастрольләре була.

1985 елда кышын ВДНХ «Рус кышы» бәйрәмендә, җәй көне Измайлов паркында Мәскәү Сабан туенда чыгыш ясый.

1987 елда Йошкар-Олада шәһәр көнендә катнаша.

1988 елда Маҗарстан тамашачыларын Татарстан АССР бию һәм җыр сәнгате белән таныштыра.

1997 елда ансамбльнең бер төркем артистлары төрки халыкларның 1нче халыкара фестивалендә катнаша.

2000 елның 24 июнендә Казан Сабан туенда В. В. Путин каршында чыгыш ясый.

2012 елда Барнаул Сабан туенда катнаша.

2013 елның мартында ТҮРКСОЙ иҗади төркеме составында Нәүрүз бәйрәм турнесында катнаша.

2016 елның 14 июлендә ансамбльнең үз бинасы (элекке МТС мәдәният йорты) ишекләрен ача[3].

Ансамбль җитәкчеләре үзгәртү

Ансамбльнең беренче җитәкчесе Илгиз Ганиев (Яңа Җияшта туган), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Беренче балетмейстер — Азат Закиров, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Сәнгать җитәкчесе булып озак еллар Робсон Мусин эшли. 1980 елдан баш балетмейстер Инсан Хөсәенов (Иске Солтангол). «Уңыш бәйрәме», «Сабан туе» кебек күләмле хореографик композицияләрне сәхнәгә куя. Мәгыйс Әһлетдинов, Айзирәк Гаянова һ.б. сәнгать җитәкчесе булып озак еллар эшли.

Элекке катнашучылар үзгәртү

Музыкант Хәмит Раянов (Ленин ордены белән бүләкләнгән, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре); биюче Фирдәвес Мосабиров, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре; Рим Разов, Рәзүл Имамразыев, биюче Фаил Ибраһимов[4], җырчы Зилә Ибраһимова, нәфис сүз остасы Илфак Ибраһимов[5], нәфис сүз остасы Раушания Ибраһимова, Илгизәр Шәехов, Рифкать Фәйзрахманов, Равил Таҗетдинов, Данил Мәгъданов, Әбүгали Кашапов, җырчы Кәбир Нигъмәтҗанов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре; җырчы, биюче Таһир Фатыйхов, биюче Фәүзия Фатыйхова һ. б. бик күпләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1990 Муса Җәлил исемендәге премия
  • 2011 үзешчән бию төркемнәре һәм ялгыз башкаручыларның V «Свежий ветер» Республика смотр-конкурсы — Гран-при
  • 2017 «Русское поле» төбәкара фольклор фестивале («Царицыно» дәүләт музей-тыюлыгы) — «Иң яхшы бию ансамбле» номинациясендә җиңүче

Әдәбият үзгәртү

  1. Мәгыйс Әһлетдинов. Агыйдел каты ага. К.:ТКН, 2002.
  2. Гөлшат Нуретдинова. «Агыйдел»нең йолдызлы юлы. «Мәйдан», 2008 ел, октябрь, 135-138 бб.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Устав буенча исеме
  2. Постановление Кабинета Министров № 1093 от 18.12.12 "О создании государственного автономного учреждения культуры Республики Татарстан «Ансамбль песни и танца «Агидель»"
  3. Торжественное открытие дома государственного ансамбля песни и танца "Агидель". Официальный портал Актанышского района, 14.07.2016(үле сылтама)
  4. Хәзер театр режиссеры
  5. Хәзер язучы