Афанасьевка (Актаныш районы)

АфанасьевкаТатарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл.

Афанасьевка
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы юк
Автомобиль коды 16, 116

Авылга 1895 елда Бәләбәй өязе Добронадеждино авылыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Ул елны килгән кешеләрнең саны безгә мәгълүм түгел, ә 1896 елда тагын 14 гаилә килеп нигез корган. 1898 елда торак пунктындагы 28 хуҗалыкта инде 170 кеше яшәгән. 1906 һәм 1913 еллар мәгълүматлары авылда хуҗалыклар санының тәңгәл - 32 шәр булуын, халык санының 182 һәм 212 гә җитүен белдерәләр. Аннан соңгы мәгълүматларны да китерәбез: 1920 елда торак пунктында 190 кеше, 1921 елда - 191, 1922 елда - 209 кеше яшәгән булса, 1923 елда - 172, 1980 елда - 193, 1962 елда - 82, ә 1968 елда 76 кеше яшәп калган. Бу чорда авылда 20 хуҗалык була әле.

1971 елда ТР Югары Советы Президиумы Указы белән авыл исәптән чыгарылган.

Авыл Кече Бүләк урманына якын урында, инеш буенда урнаша, Сөрәнчәк авыл Советына карый. Электән татарлар шикләнеп яшәгән урманнан җиләк-җимеш, гөмбәсен мул җыепечәнен чабып, утынын әзерләп, 50 шәр сотый бакчаларында (җир күләменә игътибар итегез: бу кадәр зур бакча мескен татарның төшенә дә кермәгән) төрле яшелчә үстереп, тозлап, консервлап, сырабал ясап, Иске Байсар, Иске Кормаш базарларында сату итеп көн күргәннәр. Ярма тегермәннәре, агач эшкәртү җайланмалары була.

Александр Вышенцов җитәкчелегендә «Красный пахарь» күмәк хуҗалыгына берләшәләр, эреләндерү чорында Сөрәнчәктәге «Ленинский прилив», аннан Сталин исемендәге хуҗалык белән язмышларын бәйлиләр, Иске Богады авыл Советына кертеләләр.

Дуңгызчылык, игенчелек, аерым алганда киндер үстерү белән шөгыльләнәләр. Якшәмбедә зиратка йөргәннәр, бу көнне ял иткәннәр, Пасха, Раштуа, Посидельки (Аулак өй) бәйрәмнәрен олылап үткәргәннәр, дини йолалар үтәүдә чикләү күрмиләр. Күп кеше умарталар да тоткан.

Ватан сакларга китүчеләрдән 24 кеше яудан әйләнеп кайта алмый, яуга 27 кеше алынган була.

Башлангыч мәктәп эшли. Авылда электр уты булмаса да өйләргә радио кертелә, урамда да сөйләп тора.

КлиматҮзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү


  • Чыганаклар: Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 80нче бит.