Олы көн бәйрәме

(Пасха битеннән юнәлтелде)

Олы көн бәйрәме яки Пасха (юнанча πάσχα, латинча Pascha, яһүд сүзеннән - ‎פסח‎ [Pesaḥ] - "яныннан үтеп китү" ), шулай ук Гайсә Мәсих Терелүе (юнанча Ἡ Ανάστασις τοῦ Ἰησοῦ Χριστοῦ) - христиан иң борынгы бәйрәме, гыйбадәт елының төп бәйрәме. Инҗил китабында тасвирланган Гайсә Мәсих терелүенә багышлап үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр ел өчен бәйрәм итү көне ай-кояш тәкъвиме буенча билгеләнә.

Олы көн бәйрәме
Сурәт
Әүвәлгесе Великая суббота[d]
Киләсе Пасхальный понедельник[d] һәм Октава Пасхи[d]
Кем истәлегенә Гайсә Мәсихнең терелүе[d]
Елның көне 22 март, 25 апрель һәм дата Пасхи[d]
Атна көне Якшәмбе
Традицион ашамлык пасхальное яйцо[d]
 Олы көн бәйрәме Викиҗыентыкта
Гайсә Мәсих Терелүе (Тәмүгъкә төшү), Андрей Рублёв иконасы, 1408—1410 еллар

Тарих үзгәртү

 
Тәмүгъкә төшү һәм Терелү, православие иконасы

Христианнар бу бәйрәме беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып бәйрәм итәләр. Бәйрәм көне итеп 4 апрельдән (21 март искечә) соң тулы ай үткәч беренче якшәмбе көн билгеләнә. Бәйрәм итү төнне яки иртән чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана.

Гаиләләрдә посттан соң (христиан дине буенча сөтле һәм итле аш ашамый тору) мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган күкәйләр изгеләндерелә. Бу көнне христианнар бер-берсенә, тормыш символы булган, буялган йомырка бирә.

Пасха бәйрәме - христиан дөньясында үзәк дини бәйрәм. Христиан Библиясе нигезендә, Гайсә улемнән соң өченче көнгә баш күтәргән (үлемнән котылган). Кайбер христианнар бу якшәмбене Пасха бәйрәмендә яки пасха якшәмбесендә (шулай ук Ял көне яки Христосның яңадан терелүе) бәйрәм итәләр. Пасха - ул хәрәкәтләнә торган бәйрәм, шул мәгънәдә ул граждан календаренда теркәлмәгән.

Традицияләр нигезендә, пасха якшәмбесе пасха хезмәтендә катнашу, чиркәү янындагы яңа утны якшәмбе иртәсендә кабызу юлы белән бәйрәм ителә. Икенче бер гадәт - пасха шәме кабызуны,Христосның яраларын данлау өчен, шиплар белән бизәүне үз эченә ала. Бу бәйрәмнең башка үзенчәлекле сыйфатлары - пасха мөрәҗәгатен җиткерү, Бөек заветны уку, чиркәү гимннары җырлау һәм Пасха бәйрәмен бәйрәм итү.

Пасха куяны һәм пасха йомыркаларын эзләү кебек чагыштырмача яңа элементлар әлеге бәйрәмне заманча бәйрәм итүнең бер өлешенә әверелде, һәм бу аспектлар еш кына күп кенә христианнар һәм христиан булмаганнар тарафыннан бер үк дәрәҗәдә бәйрәм ителә. Санта-Клаусның аналогы булган Пасха куяны балаларга бүләкләр китерә (буялган йомыркалар), бәйрәм алдыннан төн барышында. Пасха күкәйләре - гадәттә, буялган тавык йомыркасы, ләкин бүгенге гадәт - аларны шоколад күкәйләр яки кондитер эшләнмәләре белән,"тимер-кондыз" конфетлар белән тулган пластик күкәйләргә алыштыралар. Бу йомыркаларны гүя пасха куяны качырган, балалар аларны иртә белән Пасхада табырга тиешләр.[1]

Керәшеннәрнең гореф-гадәтләре үзгәртү

7 гыйнвар Раштуа (авыз ачу) көнне Гайсә Мәсих туганнан соң, 19 гыйнварда чумылдырыла һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере көенчә Качка кадаклана. Шуннан соң бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелеп, аякка баса һәм бу көн – Олы көн дип атала.

Олы көн яки Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала. Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.

Бәйрәмгә кадәр олылар 7 атна ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмаган. Бу вакыт эчендә ураза тотучылар төрле үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукланырга тиешле. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, җазыклы эшләр башкару тыела. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла, йорт тирәләре тазартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан күмәч, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә.

Изгеләр китабында бәйрәм көнне менә мондый сүзләр әйтергә кушылган: «Бүген Христос терелеп торган көнне, бәйрәм итеп җактырылышыйк та, эй туганнар диешеп, бер-беребезне кочаклашыйк; безне күралмый торганнарны да, Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерик; аннары дәшеп, болай әйтик: – Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәннеге белән үлемнең кыуатын бетергән, үлгән кешеләргә дә тереклек биргән».[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү