Югары Богады
Югары Богады — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Югары Богады | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Актаныш районы |
Координатлар | 55°40'N, 53°55'E |
Нигезләнгән | 1928 |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 125 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 423763 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Верхние Бугады |
Тарих үзгәртү
1928 елда нигезләнгән.
Демография үзгәртү
Халык саны | |||||||
1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
203 | 229 | 194 | 254 | 214 | 134 | 140 | 125 |
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Шулай ук карагыз: Танылган югарыбогадылылар исемлеге.
Озын гомерле кешеләре үзгәртү
Сәгыйдә Мәннанова - 96 яшенә кадәр яши. Аның 13 баласы булып, сигезе исән-сау үсеп, җәмгыятькә файда китерә, барысы да югары белемле.
Гания кортка 98 яшендә бакыйлыкка күчә. Өч улы булып, өчесе дә яу кырында башын салган.
Вафа әби Исламова 103 яшьтә вафат була.
Мәктәп үзгәртү
1929 - Мәктәп ачылуы.
Беренче укытучы - Салиха Фәттахова. 1948 елга кадәр - Зәйтүнә Габдуллина. 1948 елдан Рәйханә Хәсәнова укыта башлый.
1969 елда беренче кино куела.
Мәчет үзгәртү
Югары Богадыда Аллаһ йорты 2016 елда ачыла. Аның башында Югары Богады кияве Зәки Нәгыйм улы Фәхразыев тора. Авыл халкы җирлек җитәкчеләре ярдәме белән мәчет төзүдә катнашты. Хәзрәт-Равил Шакиров.
Югары Богады авыл клубы үзгәртү
Авылда клуб сугыштан соңгы чорларда ук авыл осталары тарафыннан салына. Ишеткәннәр буенча, 1946-1947 еллар тирәсе буладыр. Клуб мөдире булып Яңа Богады авылы кызы Сәидә Фәссахова эшли. 1951-1955 елларда Илдар Әхмәткирам улы Кирамов мөдирлек итә (ул 1997 елда вафат була).
Климат үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]
Искәрмәләр үзгәртү
Чыганаклар үзгәртү
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (https://tatfrontu.ru/tt/cards)
- "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)