Байсар вулысы
Байсар вулысы (тат. بايسار ۋولىٰسىٰ, рус. Байсаровская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Байсар вулысы | |
---|---|
Русия империясе вулысы[d] | |
Ил | Россия империясе |
Үзәк | Байсар |
Халык саны | 16377 кеше (1890) |
Илеш (Бөре өязе), Әмәкәй, Пучы, Өшәр, Шәрип һәм Актаныш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 27 торак пунктта 16377 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнарына кушыла.