Иске Богады (Татарстан)
Иске Богады — Татарстан Республикасының Актаныш районына керүче авыл. Актаныш авылыннан 18 чакрым көньяк-көнбатыштарак, Биҗады елгасы буена урнашкан.
Иске Богады | |
Дәүләт |
Россия империясе РСФСР[d] Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Иске Богады авыл җирлеге[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Иске Богады авыл җирлеге[1] |
Халык саны |
67 (1795)[2], 119 (1816)[2], 200 (1834)[2], 336 (1848)[2], 471 (1859)[2], 684 (1870)[2], 635 (1884)[2], 802 (1897)[2], 957 (1905)[2], 1150 (1912)[2], 673 (2015) |
Почта индексы | 423763 |
Тарих
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Иске Богады тарихы (Татарстан).
Иске Богады — Бизәде чмшмәсе каршындагы Енәй волостеның (1866 елдан Байсар волостеның) Богады түбәсе башкортлары җирлегендә урнашкан авыл[3]. Зираттагы борынгы кабер ташындагы язулар буенча 1955 елларда авылның аксакаллары Шәйхелислам, Зәйнетдин бабайлар Иске Богады 500 ел элек барлыкка килгән дип әйтеп калдырганнар. Дөрестән дә авыл бик борынгы. 1236 елда – Батый хан, 1395 елда Аксак Тимер гаскәрләре белән Биләр (Бүләр) һәм Болгарны җимергәч, ул яктан әлеге якларга качаклар килү көчәя. Богады кабиләсе вәкилләре дә Чулман, Агыйдел буйларында үзләренә яшәү урыннары табалар. 1749 елда Иске Пьяный Бор крестьяннары Данила Ларионовка, Вохмин улына запись бирүләре богадыларның Чулман буенда биләмәләре булуны раслый.
1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне эшләп килә. 1911 елда ике мәчет була. Бу чорда авыл җәмәгатенең 3972 дисәтин имана җире теркәлә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостенда була. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан — Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.1 °C | -10.3 °C | -5.3 °C | 5.5 °C | 14.2 °C | 18.9 °C | 20.7 °C | 18.4 °C | 12.8 °C | 5 °C | -3.8 °C | -9.3 °C | 4.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[5]
Халык
үзгәртүРоссия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[6][7][8][9][10][11][12]. 1795 елда авылда 11 йортта 67 башкорт яши, 1816 елда 18 йортта 119 башкорт була, 1834 елда – 200 башкорт исәпкә кертелә, шул исәптән 7 кердәш башкорт, 1848 елда 79 йортта 336 башкорт яшәве теркәлә. 1859 елда – 471 башкорт була, 1870 елда 121 йортта – 684 башкорт исәпкә кертелә[3]. 1884 елда – 635, 1897 елда – 802, 1905 елда 165 йортта 957 кеше яши. 1912 елда 221 йортта 1150 асаба башкорт теркәлә[3]. 1920 елда – 1147, 1926 елда – 904, 1938 елда – 566, 1949 елда – 490, 1958 елда – 438, 1965 елда – 496, 1970 елда – 522, 1979 елда – 960, 1989 елда – 698, 1993 елда – 374, 2002 елда – 660, 2010 елда – 627, 2015 елда – 673 кеше (татарлар) яши.
Бөек Ватан сугышы фронтларына киткән 601 авыл кешесенең 387се батырларча яу кырларында һәлак була, хәбәрсез югала.
2010 елгы җанисәп буенча биредә 627 кеше яши.
Социаль объектлар
үзгәртүАвылда төп (тулы булмаган урта) мәктәп, мәдәният йорты (бинасы 1969 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушер пункты, мәчет “Өммегөлсем”. Мәдәният йортында театр эшләп килә.
Авылның күренекле кешеләре
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Танылган искебогадылылар исемлеге.
- Ринат Гарипов, II, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры
- Гыйльметдин Исламов, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры
- Инсан Хөсәенов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2009.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 307-310. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 5. №3287
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х. Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С. Сабирҗанов. – Казан: “ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты” дәүләт учреждениясе, 2010. – 2 т.: Г-Й. — 656 б.
- Муратов Ф.М., Хуҗин Й.Ә. Актаныш – туган җирем. – Казан, 2010. – 503 б.
- Старые Бугады//Населенные пункты Республики Татарстан: Иллюстрированная энциклопедия. — Казань, 2018. — Т.1. — сс.190-191
- http://www.ite.antat.ru/articles/punkt_s/s_287.shtml
- Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (https://tatfrontu.ru/tt/cards)
- "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)
- Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 307-310. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.