Тамыр (оешма)

«Тамыр» хуҗалыгы — Татарстанның Актаныш районында иң зур чәчүлек мәйданына ия аввл хуҗалыгы оешмасы.

ТарихҮзгәртү

Хуҗалык 1928 елда оешкан.

1929 елда Яңа Богады авылында оештырылган "Электро" колхозының җитәкчесе Бари Солтанов Булган. Соңыннан 1929-1932 елларда хәзерге Иске Богады авыл җирлегендә 7 колхоз оешкан. Иске Богады - "Карл Маркс", Иске Солтангол - "Киров", Яңа Җияш - "Кызыл Маяк", Каенлык - "Каенлык", Югары Богады - "Эшче", Афанасьевка - "Ленинский прилив", Яңа Солтангол - "Яңа Әлиф" исемен йөрткән.

1932 ел. Беренче тракторлар кайта.

1933 ел. Беренче "Комуннар" комбайны кайта, шул ук елда сөтчелек һәм кошчылык фермалары төзелә.

1953 ел. Хуҗалыкларны берләштерү, эреләндерү процессы башлана һәм "Карл Маркс","Каенлык","Кызыл Маяк","Эшче" һәм "Ленинский прилив" колхозлары Сталин исемендәге колхозга берләшә, ә "Яңа Әлиф" һәм "Киров" исемендәге колхозлар "Коммунизмга" исеме астында эшли башлый.

1969 ел. Кәрам Гарипов идарә итә башлаганнан соң, игенчелектә күтәрелеш башлана. 9нчы бишьеллыкта хуҗалык итүнең алдынгы технологияләрен кулланып, яңа сортлы үсемлекләр кертеп, "Коммунизмга" колхозы республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә дан казана.

Оештыручылар булып Рәсүл Газетдинов һәм Зәки Акчуаков тора.

Атказанган колхозчыларҮзгәртү

  • Тәһия Кәшбразыева
  • Миңнегөл Фазлыева
  • Шәйхенур Заһитов
  • Гыйльмебаян Әшәрәпов
  • Илүзә Галимова
  • Мәбрүр Каюмов
  • Гавис Зарипов һ.б

Тамыр хуҗалыгы җитәкчеләреҮзгәртү

ЭлектроҮзгәртү

1928. Зәки Акчуаков

1929-1930. Бари Солтанов

1930-1932. Әхмәтвәли Галиев

1933 ел. Сабиров

1933-1936. Мирзамөхәммәт Мөхәммәтов

1936-1937. Галимәрдан Гәрданов

1937-1938. Фәсхетдин Фәссахов

1938-1940. Хәбибуллин

1940-1941. Газиз Харисов

1941-1942. Тимершәех Заманов

1943 ел. Касыйм Мөхәммәтов

1943-1946. Мәснәви Әмирханов

1947-1948. Мирзамөхәммәт Мөхәммәтов

1948-1950. Фатыйх Акчуаков

1951-1952. Әхмәтҗан Янов

1952-1957. Хәләф Муратов

1957-1958. Шәйгарданов

Кызыл БайракҮзгәртү

Гариф Фәрхетдинов

Арслангали Галиев

Гариф Зарипов

Фазлыйәхмәт Хәкимов

Тәкый Төхбәтуллин

Мирзашәех Мирзаханов

Мөхәммәтнур Исламов (хәзер)

Яңа ӘлифҮзгәртү

Гали Шарипов

Тәһли Әкрамов

Шәех Әнвәров

Рәсүл Бәшәров

КоммунизмгаҮзгәртү

1929-1933 Мөхәммәтхан Ишморатов

1934 Фәрхелгаян Исламов

1934 Гариф Нуриев

1935-1936 Зариф Закиров

1936-1941 Гали Шәрипов

1941-1942 Әнвәр Ялалов

1943-1944 Рәсүл Бәшәров

1944-1945 Банат Сәләхова

1946 Галиәхмәт Нуриәхмәтов

1947 Шәрип Шәехов

1948 Әсгать Авзалов

1954-1960 Мәсәлим Хәйдәров

1960-1962 еллар- Мирза Мәрдан улы Хөснимәрданов

1962-1963 еллар- Шаһгали Муллагали улы Галиев

1963-1969 еллар-Әзһәр Хафиз улы Шакиров

1969-1986 еллар - Кәрам Гариф улы Гарипов

1986-1990 еллар - Дамир Әмин улы Җәлилов

1990 елдан - Ильяс Мирзаһит улы Мирзаянов

ЭшчеҮзгәртү

1929 - Шәрип Әхмәтшәехов, Әхмәтҗан Янов

1930 - Миргали Мосабиров, Әхмәт Галимов, Шәймардан Мөхәммәтов, Миңнәхмәт Сафиуллин

1943 елдан - Гыйләҗетдин Фәрхетдинов, Мирас Мөхәммәтшин

Сталин исемендәге колхозҮзгәртү

Малик Хамматуллин

Гариф Зарипов

Әхмәт Галимов

Мөхәммәтдин Латыйпов

Әһәдулла Сафиуллин

Тәкый Төхбатуллин

Кәндел Минаев

Мөхәммәтнур Исламов

Красный пахарьҮзгәртү

1930 елда оеша

Җитәкчеләре: Александр Вишенцов, Әхмәтҗан Янов

ЧыганакларҮзгәртү

  • Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (https://tatfrontu.ru/tt/cards)
  • "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)