Википедия:Проект:Төркемләү

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Акыллы Татарстан · Бәйгеләр · Бәйлелек · Белем җәүһәрләре · Ел көннәре · Җанисәп · Интерфейс тәрҗемәсе · Иске латин әлифбалы мәкаләләр · Калыплар · Марафончылар · Өмәләр · Популярлаштыру · Порталлар · Социаль челтәрләр · Статистика · Сәләт ВикиМәктәбе · Татнет каталогы · Татнет рейтингы · Терминнар · Төркемләү · Эзтабар

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

.

Татар Википедиясе үсә бара, һәм керүчеләр өчен аның 501 039 мәкаләсе арасында навигация кыенлаша. Берәр тема турында мәгълүматны табу өчен төп чара буларак, мәкаләләр исемнәре яки текстларында очраган сүзләр буенча эзләүдән тыш, охшаш тема буенча мәкаләләр тупланган төркемнәр механизмы аркылы эзләү булуы (яки булырга тиешлеге) һәркемгә мәгълүм.

Шул ук арада, яңа булдырыла торган мәкаләләргә төркемнәр гел дөрес яки тулы күләмендә кертелә дип әйтеп булмый. Нәтиҗәдә, бу мәкаләгә тематик төркемнәр аркылы чыгу мөмкинлеге кыенлаша яки бөтенләй югала.

Проект максаты үзгәртү

Проектның максаты — тематик эзләүнең төп чарасы булган төркемнәр механизмын системалаштыру, тәртипкә китерү һәм унификацияләү. Бу максатка мәкаләләрнең төркемнәргә керү/кермәүне тикшерү һәм кирәк очракта төзәтү аркылы ирешелә. Проект чикләрендә түбәндәге гамәлләр кетелә:

Төркемләү системасын стандартлаштыру үзгәртү

Белемнең төрле тармакларында мөмкин кадәр стандарт төркемнәр системасын булдыру, бер-берселәре белән төрләре буенча һәм алар керә алган бар югарырак дәрәҗәле төркемнәр белән бәйләү.

Кабул ителгән тәртип нигезендә башта Рус Википедиясе, кирәклә әммә булмаганнары очракта - мәкаләләр саны һәм сыйфаты белән беренче урында булган һәм иң күп кулланылган Инглиз Википедиясендә булган төркемнәрнең игезәкләрен булдыру.

Кирилл имләле төркемнәр генә үзгәртү

Википедия:Латин-Кирил игезәкләр тәртибе кертелгәчтән соң, җәмгыятебез бар (кирил һәм латин имләле) мәкаләләрне дә бердәм кирил имләле төркемләү системасына күчерергә килеште.

Төркем:Eçtälek -> Төркем:Барлык

Мәкаләләрне төркемләү үзгәртү

Булган мәкаләләрне алар керә алган бар тематик төркемнәргә кертү.

Кызыл «төркемнәрне» юк итү үзгәртү

Мәкалә авторы аны төркемләү өчен кирәкле категорияне тапмаган, яки күрсәтеп, аны барлыкка китерергә оныткан чакта кызыл төркемнәр барлыкка килә. Алар актуаль булган чакта аларны булдыру, аналогларга яки өстөркемнәргә үзгәртү зарур.

Югарыда китерелгән исемлектә там 5000 генә күрсәтелгән һәм аларны булдыру процессында исемлектә башкалар белән алышаначаклар.

Catmain үзгәртү

Төркемнең исеме терминга туры килгән чакта, шул термин турындагы мәкаләгә сылтаманы {{Catmain}} урнаштыру белән күрсәтү.

Интервики һәм Викиҗыентык бәйләнешләре үзгәртү

Берәр темага башка телдәге мәгълүматларны табу уңайлылыгы өчен, тематик төркемнәрне интервики юлы белән башка телле бүлекләрендәге игезәкләре белән бәйләү зарур.

Берәр темага язылган мәкаләләрне сурәтләү уңайлылыгы өчен, тематик төркемнәргә аларның темаларына туры килгән Викиҗыентык төркемнәренә сылтамалар урнаштыру зарур.

Мәсьәлән, Төркем:Белгород өлкәсе битенә {{Commonscat|Belgorod Oblast}} урнаштыру, аны Википедиянең бар бүлекләрендәге мәкаләләрдә кулланылышы мөмкин булган бу медиа-җыентыгының нәкъ Белгород өлкәсенә бәйле commons:Category:Belgorod Oblast төркеменә сылтаманы ясый.

Төркемнәрне тутыру үзгәртү

Кайвакыт төркемләү системасының берәр кирәкле төркеме яңа булдырылу сәбәпле, тиешле дәрәҗәдә тутырылмаган хәлдә була ала. Шундый очракларда, моңа керә алучы мәкаләләрне/төркемнәрне табып, аңа кертү, мөмкинчелек булмаса - төркемгә вакытлыча {{popcat}} калыбын урнаштыру зарур.


Күрсәтелгәннәрдән үзегезгә ошаганын сайлап, булмаса кирәк дип уйлаганыгызны өстәп, Татар Википедиясендә булган мәгълүматның файдалылыгын үстерү эшендә катнашыгыз!


Проект катнашучылары үзгәртү

Махсус битләр үзгәртү

Файдалы сылтамалар үзгәртү

Эссе һәм тикшеренүләр үзгәртү

Кораллар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү