Фирзәр Солтан улы Мортазин (21 гыйнвар 1958, Кайбыч, Буа районы, ТАССР, РСФСР, СССР) — композитор, Татарстан халык артисты.

Фирзәр Мортазин
Туган телдә исем Фирзәр Солтан улы Мортазин
Туган 21 гыйнвар 1958(1958-01-21) (66 яшь)
Кайбыч, Буа районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ > Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре композитор
Җефет Наилә
Балалар Чулпан, Ленар
Ата-ана
  • Солтан (әти)
  • Гыйлемзадә (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстан халык артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Танылган композитор һәм Татарстанның халык артисты Фирзәр Солтан улы Мортазин 1958 елның 21 гыйнварында Буа районы Кайбыч авылында туа.

Әнисе улын авылга килгән бер концерттан да калдырмый. Әтисе ана тальян гармун алып бирә. 10 яшьтән ат җигеп, кычыткан, яфрак, үлән ташып гармунга акча җыя. Шулай итеп хромка сатып алалар, озакламый баянын да юнәтәләр. Бик тиз уйнарга өйрәнә, авыл тормышының үзәгендә кайный башлый. Бер концерт та, бәйрәм кичәләр дә, клубтагы уеннар да, сабан туйлары Фирзәрсез узмый. 8 еллык мәктәптән соң Фирзәр 1972 елда Лениногорскидагы педучилищага барып керә. Әлеге училищадагы музыка факультеты аның күңеленә хуш килә. Фирзәрнең хыялы – җырчы булу тормышка аша башлый. Училищены тәмамлаган Фирзәр туган авылына кайтып клубта сәнгать җитәкчесе вазифаларын үти… 1976-1978 елларда мәктәптә җыр укытучысы булып эшли. Өйләнә. Тормыш агымы аны 1979 елда Буа шикәр заводы клубына алып килә. Тугыз ел буе анда сәнгать җитәкчесе була. Беренче гастрольләре Ганс Сәйфуллин җитәкчелегенә 1988 елның маенда Чаллы шәһәрендә башлана. Ул сынау формасында була, ләкин көтелмәгән уңыш китерә.

Республика матбугатында күп бәхәсләр уяткан, музыка белгечләре тарафыннан тәнкыйтьләнгән һәм халык тарафыннан «Фирзәр үзебезнеке!», дип танылган җырчы һәм композитор сәнгатебезгә төкле аягы белән керә. Үзе уйный, үзе җырлый... барысы да үзенчә, Фирзәрчә. Җырлау осталыгы да камилләшә бара. Ул халык күңеленә ачкыч таба ала – аны гадилеге белән яулый. Казан артислары арасында Буа егетенең булуы – безнең өчен зур горурлык ул. Күпләр концерт тәмамлангач «Чын татар концерты булды», диешәләр. Дөрестән дә шулай. Баян моңына скрипка кылларының күңелләрне өздереп сайравы да кушылгач, залда зур тынлык урнаша. Авыл халкы Фирзәрне яратканга һәм хөрмәт иткәнгә күрә, аны депутат итеп сайладылар.

Бүләкләр үзгәртү

Шушы уңышлары өчен 1988 елның 27 сентябрендә Казан нәшрият йорты тарафыннан почет грамотасы белән бүләкләнә.

Фирзәр Мортазин бик күп дипломнар иясе. 1992 елда Татарстан телевидениясе үткәргән «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» конкурсында җинеп чыккан «Сәлам әйтегезче, кошкайлар» җыры өчен, 1993 елда шул ук конкурста җинеп чыккан «Парлы балдаклар» җыры өчен бүләкләнә. 1996 елның 17 августында Буа районында татар милли мәдәнияты һәм сәнгатен үстерүдә күп көч куйганы өчен Буа район Советының почет грамотасы белән, 1996 елның декабрь аенда Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте татар эстрада сәнгатен, халыкның милли рухын үстерүгә керткән зур хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләкли.

Мәктәпләрдә җыр дәресләренә игътибар булмау, балаларга эстетик тәрбия бирүнең аксавына җаны әрнеп йөргән-йөргән дә бик зур изге эшкә алынган Фирзәр абый. Тырыша торгач 2000 елга сүзләре, ноталары бирелгән, 48 җырлы 3 кассета һәм караокедан торган «Мәктәп балалары өчен җырлар» дигән китап – комплект дөнья күргән. 2012 елда бу җырлар СД-дискларда чыгарылды.

2006 елдан башлап, җәй аенда Фирзәр абый үзенең авылдашларына олы бүләк ясый. Үзенең күршесе Вагапов Әсхать истәлегенә балалар сабан туе оештыра.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү