Раяз Фасихов
Раяз Фасихов — татар эстрадасының җырчысы, «Татар җыры» конкурсының лауреаты (2008, 2009, 2011-2014). Татарстанның атказанган артисты (2015)[1].
Раяз Фасихов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Раяз Наил улы Фасихов |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2003―х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар |
«Арча егетләре» ансамбле |
Хезмәттәшлек |
Барс-Медиа |
Бүләкләр |
«Татар җыры» конкурсының лауреаты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүРаяз Фасихов 1983 елның 8 июлендә Балтач районының Нөнәгәр авылында биш балалы гаиләдә туган. Гаиләдә алар белән Раязның әбисе (Наил абыйның әнисе) тора. Авылга хәзерге вакытта да еш кайта, хуҗалык эшендә булыша, сабантуйларында чыгыш ясый.
Безнең гаилә һәрвакыт җырга-моңга гашыйк иде. - Без биш бала үстек һәм бишебез дә музыкаль инструментларда (гармун, баян) уйный алабыз. Өч яшьләр тирәсендә әти өй түбәсен төзәткәндә, мин түбәдән егылып төшкәнмен. Әти, аптырап чормадагы иске тальян гармунын тоттырган. Ә үзе транзистордан агылган көйгә эшләп утырган. “Ишетәм, син радиоалгычтагы музыкага ияреп ниндидер бер көй чыгарырга маташып утырасың, – дип искә ала әти. – Мин тиз генә чүкечләрне ташлап, яныңа килдем дә, шуннан гармунга өйрәтә башладым” Шулай башланды. Безнең өйдә әти, өлкән абый һәм мин баянда уйныйбыз. Уйнарга иске мунчада өйрәндек, ә өй – сәхнә, анда уйный белсәң генә керергә мөмкин,– дип искә ала җырчы. Раяз Фасихов
|
Арча педагогия көллиятендә белем ала, 2008 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый, соңыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.
Арча көллиятендә укыган вакытында Раяз Фасихов Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендәге «Арча егетләре» ансамблендә гармунчы була, әз-мәз җырлый да.
Көллиятне тәмамлагач, Айдар Фәйзрахманов аны үз төркеменә чакыра. Анда 3 ел эшләгәннән соң «Барс-Медиа» Раязга сольный проект тәкъдим итә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- «Татар җыры – 2009» бәйгесендә Раяз Алтын Барска лаек була. «Татар җыры»ның икенче көнендә Илһам Шакиров белән «Идел буе каеннары»н башкара. Шулай ук Венера Ганиева белән дә дуэт башкара.
- 2008, 2009, 2011-2014 ― «Татар җыры» конкурсы лауреаты.
- 2015 ― Татарстанның атказанган артисты
Фильмография
үзгәртү- «Язмыш шуклыгы» фильмында төшә.
Җыентыклары
үзгәртү- 2009 ел ― «Ярат әле» (беренче җыентыгы).
Гаиләсе
үзгәртүБеренче тапкыр 2000 елда өйләнгән.
Икенче тапкыр 2007 елда өйләнгән. Хатыны Люция. Ике бала үстерәләр: кызы Венера, улы Рамазан[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарский певец - Раяз Фасихов, archived from the original on 2022-08-16, retrieved 2022-08-16
- ↑ Раяз Фасихов: «Янәшәмдә миңа ярдәм итә алырлык продюсер күренми». «Мәйдан» журналы
Сылтамалар
үзгәртү- Раяз Фасихов - биография 2022 елның 16 август көнендә архивланган.
- http://kurshe.ru/rayaz-fasixov
- Раяз Фасихов: моя любовь взаимна! 2012 елның 15 ноябрь көнендә архивланган.
- Альбомы Раяза Фасихова на CD и DVD