Нөнәгәр

Татарстанның Балтач районындагы авыл

НөнәгәрТатарстан Республикасының Балтач районындагы авыл. Нөнәгәр авылы Балтач районы үзәге Балтач авылыннан 34 чакрым ераклыкта урнашкан.

Нөнәгәр
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балтач районы
Координатлар 56°32'тн, 50°28'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 910 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422248
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Нуринер

Почта индексы — 422248.

Тарих үзгәртү

Өлкәннәр сөйләвенә караганда, Нөнәгәр авылы табигатьнең матур бер җирендә моннан 450—500 еллар элек барлыкка килгән. Авыл яныннан Кугубор (Чутай) елгасы ага. Елга аръягында киң болын, аннан соң биек булмаган таулар башлана.

Авыл башта Нуринер дип йөртелгән, соңыннан Нөнәгәр дип үзгәргән. Авылның исеме маричадан алынган һәм исем авылның урнашкан урыныннан чыгып бирелгән. Нуринер «уйсу җир» дигән мәгънәне аңлата. Авылга иң беренче булып марилар килеп Сәлия суы буйлап уң якка утырганнар. Тора-бара Кугубор суының уң як ярына татарлар килеп урнашалар.

Яшьләр оешмасы авылда 1917 елда төзелгән дип сөйлиләр. 1918 елда авылга укытучы килә. Яшь активистлар арасында алты хатын-кыз була: Сара Сабитова, Мәдинә Галиева, Хәтимә Гайнетдинова, Мәйсәвәр Шәрипова, Хәбибә Шакирова, Гыйльми Фәхретдинова.

30 нчы еллар — авылда күмәк хуҗалык төзү өчен көрәш еллары. 1931—1932 елларда Нөнәгәрдә күмәк хуҗалык оеша башлый. Башта колхозга җиде хуҗалык кына керә. Колхозга керүдән куркып, берничә хуҗалык күрше Малмыж өязенең Гражданка авылына күчеп китә. Әкренләп хуҗалыклар күмәкләшә бара. Авылда ике колхоз оеша.

Түбән очтагылар «Крестьянская газета» исемендәге колхоз төзиләр. Аның рәисе итеп Нургали Әүхәдиев сайлана. Югары очта «Вахитов» исемендәге икенче колхоз оешып, аның рәисе итеп Сәет Гатин билгеләнә.

1934 елда колхозга беренче машина — «полуторка» һәм трактор кайта.

1935 елга хуҗалыклар бөтенләе белән күмәкләшеп бетәләр. Ләкин иген уңышы башка колхозларныкына караганда түбәнрәк була әле. Бер гектардан 6—7 центнердан артык ашлык алынмый.

Колхоз оешуның акрын баруы һәм уңышның түбән булуына тагын бер сәбәп бар. 1928 елның 15 маенда колхоз оешыр алдыннан авылда бик көчле янгын була. Янгын вакытында күп хуҗалыкларның йортлары кара күмергә әйләнә. Таза каралты-куралар санаулы гына кала. Шуннан соң авыл халкына тернәкләнеп китү авыр була.

Авыл тирә-юнендәге елга-инешләр, чишмә-кизләүләр, тау-үрләр, сазлык-күлләрнең атамалары: Нөнәгәр суы, Тирән елга, Акман суы, Пыжан инеше, Пыжмара суы, Читәнле инеш, Сәлия инеше, Зәрәки инеше, Зират инеше; Бирге чишмә, Урта чишмә, Баһави чишмәсе, Галләм чишмәсе, Камәр чишмәсе, Лотфулла чишмәсе, Сәлия чишмәсе; Хәлиулла күле, Мулла сазы, Акман тавы, Әшир тавы, Байтирәк тавы, Кубыр тавы, Үзәл тавы, Дүрт сука буе, Алты сука буе, Акман басуы, Читәнле елга басуы, Бозау киртә басуы.

Авыл янында Шәкерт зираты дип йөртелгән кабер бар. Габделкәрим исемле шәкертне мәдрәсәдә кыйнаганнар һәм ул үлгәч суга агызганнар. Язгы ташу вакытында мәет су белән авылга агып килгән. Аны табылган урыныннан якын гына болынлыкка җирләгәннәр. Ул кабер койма белән әйләндереп алынган.

Авыл халкы әби-баба, ата-ана ята торган ахирәт йорты — зиратны карап һәм тәрбияләп тора.

Халык үзгәртү

Күренекле кешеләр үзгәртү

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.