Төп менюны ачу

Габделбәр Гарифҗанов — татар галиме.

Габделбәр Гарифҗанов
Туган 9 сентябрь 1930(1930-09-09) (88 яшь)
Балтач районы, Нөнәгәр авылы
Милләт татар
Һөнәре галим, техник фәннәр докторы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыССРБ Министрлар Шурасы премиясе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

БиографияҮзгәртү

Ул 1930 елның 9 сентябрендә Нөнәгәр авылында туган. 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Укуын С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтында дәвам итә һәм мөһәндис-технолог белгечлеге алып Таҗикстан ССРның Шураб шәһәрендәге химия заводында эшли. Аның монда үткән үсеш баскычлары — смена җитәкчесе, цех начальнигы урынбасары, заводның өлкән технологы.

1955 елда туган ягына кайта һәм ул вакыттагы Чепья районындагы Г.Димитров исемендәге МТСта мастерской мөдире була, авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлауның яңа прогрессив методларын тормышка ашыра.

1957 елда ул Пермь өлкәсенең Киҗел шәһәрендәге химия заводына эшкә килә. Монда 1961 елга кадәр эшли, смена начальнигыннан заводның баш мөһәндисе дәрәҗәсенә күтәрелә. 1961 елда аны Стәрлетамак синтетик каучык заводына күчерәләр. Ул баш мөһәндис дәрәҗәсенә ирешә, кандидатлык диссертациясе яклый.

Габделбәр Гарифҗанов 1974 елдан Өркет өлкәсенең Зима шәһәрендә зур химия комплексын төзүгә җитәкчелек итә. 1977 елда диссертация яклап, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. Химия производствосы үсешенең табигать өчен зур катастрофик нәтиҗәләрен аңлаган хәлдә ул диссертациясен яңа экологик чиста химия җитештерү объектларын төзүгә багышлый.

Галим 1979 елда тулысынча фәнни эшкә күчә һәм Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый. Аның зур практик тәҗрибәсе фәнни-тикшеренү юлларын эзләргә һәм табарга ышанычлы нигез була. Галим монда да экологик чиста җитештерү юлларын һәм ысулларын эзли. Аның җитәкчелегендә техник дәрәҗәсе иң алдынгы чит ил технологияләреннән ким булмаган илледән артык технологик процесс тормышка ашырыла, кырыктан артык төрле чистарту җайланмалары төзелә.

Габделбәр Гарифҗанов үзенең фәнни эшләнмәләре белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша һәм аның ике көмеш медале белән бүләкләнә. 1988 елда аңа Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән абруйлы исем бирелә. Актив фәнни эшчәнлеге өчен 1997 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Эффектлы экологик чиста технологик процессларны тормышка ашырган өчен аңа СССР Министрлар Советы премиясе бирелә. 1994 елдан — Халыкара информатика академиясе академигы.