Зима
Зима (рус. Зима) — Россиянең Иркутск өлкәсенда шәһәр, Зима районының үзәге.
Зима | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Иркутск өлкәсе |
Координатлар | 53°55'0"N, 102°3'0"E |
Нигезләнгән | 1743 |
Мәркәз биеклеге | 450 м |
Халык саны | 32 222 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+9 |
Телефон коды | +7 39554 |
Почта индексы | 665393[1] |
Халык саны — 32 222 кеше.[2]
География үзгәртү
Шәһәр Зима елгасының Ока елгасына (Ангара кушылдыгы) кушылу урыны янында, Иркутск-Черемхау тигезлегендә, Иркутсктән 251 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Шәһәр янында М53 «Байкал» (Новосибирск — (Тум —) Кемерово — Красноярск — Иркутск) автоюлы бара.
Климат үзгәртү
Зима климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
Уртача температура, °C | −21 | −17,4 | −7,7 | 1,4 | 9,9 | 14,4 | 17,3 | 15,2 | 8,9 | 0,5 | −9,9 | −17,7 |
Тарих үзгәртү
1743 елда Старая Зима авылы буларак нигезләнә.
1772 елда авыл аша Мәскәү җигүле тракты төзелә. 1898 елда Себер аша магистральнең Зима станциясе ачыла.
1922 елда шәһәр статусы бирелә, 1923 елдан — Зима районы үзәге.
1960 елдан — өлкә буйсынудагы шәһәр.
Халык үзгәртү
1931[3] | 1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
~13 200 | ~26 800 | 38 549 | 41 567 | 48 097 | 41 814 | 34 899 | 32 222 |
Милли состав (2002): руслар — 95,2%, украиннар — 1,7%, татарлар — 0,7%.[9]
Икътисад үзгәртү
Такта яру һәм агач эшкәртү сәнәгатнең ширкәтләре.
Гидролиз, канифоль-экстракция, химия, тимер-бетон әйберләр ясау, кирпеч заводлары. Локомотивлар һәм вагоннар депосы.
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Евгений Евтушенко (Гангнус) — рус совет язучысы, режиссёр һәм актёр.
Галерея үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ http://www.indexbase.ru/irkutsk_cities_1939_index.htm(үле сылтама)
- ↑ 2,0 2,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-03
- ↑ 3,0 3,1 http://www.mojgorod.ru/irkutsk_obl/zima/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-02-03