Алинә Шәрипҗанова

җырчы (сопрано), Казан (Татарстан, Россия)


Алинә Шәрипҗанова, Алинә Наил кызы Шәрипҗанова (Шәрибҗанова [2], ире буенча Шәйгарданова, 1978 елның 21 ноябре, СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Ершов) ― җырчы (меццо- сопрано), Казан шәһәр филармониясе муниципаль бюджет мәдәният оешмасының концерт бүлеге артист-вокалисты (солисты) (2013 елдан), Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы (2021 елдан), «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» иясе, Татарстанның халык артисты (2023)[3].

Алинә Шәрипҗанова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Алинә Наил кызы Шәрипҗанова

Туу көне

21 ноябрь 1978(1978-11-21) (45 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Ершов (шәһәр)

Эшчәнлек еллары

1997—х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

меццо-сопрано

Кораллар

тавыш

Жанрлар

эстрада, опера

Псевдонимнар

казанлы Лара Фабиан [1]

Коллективлар

Казан шәһәр филармониясе

Хезмәттәшлек

ТДОһБТ

Бүләкләр

Татарстанның халык артисты (2023)

Алина Шарипжанова

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1978 елның 21 ноябрендә[4] Сарытау өлкәсе Ершов шәһәрендә катнаш гаиләдә үскән. Әнисе Любовь Анатольевна (Рудницкая) рус милләтеннән, чыгышы белән Украинадан (Херсон), тимер юлчы. Энесе Радик 4 яшькә кечерәк (шулай ук җырлый). [5] Сарытау эчке эшләр идарәсендә эшләүче әтисе Наил Рәшит улы эчке эшләр идарәсе базасында «Орион» дип аталган музыкаль ансамбль оештыра. Ансамбльгә хатын-кыз солистка итеп Алинәнең булачак әнисен чакыра. Шулай итеп, Алинә кечкенәдән җырлы гаиләдә үсә, музыка мәктәбендә белем ала. [6] Алинәгә 14 яшь булганда, әтисе гаиләдән киткән. Татар теленә, татар халык җырларына әбисе Камилә Сибгат кызыннан өйрәнгән. Җәйләрен әтисенең әбисе Хафизә янында Питерка районы Кече Үзән авылында уздырган.

Урта мәктәпне Чаллы шәһәрендә (Чаллының 7нче музыка лицее) тәмамлаган (Чаллыга әтисенең монда яшәүче Наилә апасы чакырып алган). Мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына (Казан дәүләт мәдәният институты) укырга керә (Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтаховага имтихан бирә). Ләкин бер ел укыгач, укуын ташлый. Казан үзәгендәге «Татарстан» ресторанында җырчы булып эшләп ала. Икенче югары белеме буенча юрист, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәмамлаган (2013), аннары бер фирмада юрист-консультант булып эшләгән.

КДМИ профессоры Венера Әхәт кызы Ганиева профессиональ җырчы булырга юнәлеш биргән. Венера Ганиева тәкъдиме белән Алинә кабаттан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә керә, аны «Халык җырларын башкаручы, укытучы» белгечлеге буенча 2013 елда тәмамлый, шул ук уку йортында «Югары квалификацияле артист. Югары мәктәптә иҗади фәннәр укытучысы» белгечлеге буенча ассистентура-стажировка тәмамлаган (2020). [7] Казан дәүләт мәдәният институты Югары сәнгать мәктәбе факультетының Соло халык җыры кафедрасында студентларга ялгыз җырлау фәненнән белем бирә. [8] Татар дәүләт опера һәм балет театрында чакырылган солист (меццо-сопрано) буларак чыгыш ясый.

Иҗаты үзгәртү

Универсаль җырчы, өч октавада җырлый. [9] Төрле жанрларда җырлый ала: опера, оперетта, романс, халык җырлары, эстрада җырлары, ретро җырлар. Чит телләрдә дә җырлый (мәсәлән, Уитни Хьюстоннын I will Always Love You жыры һ. б.). Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә бәйле, чит илләрдә (мәсәлән, Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәрендә), шулай ук республика дәрәҗәсендәге рәсми чараларда, ерак төбәкләрдә яшәүче татарлар белән очрашуларда чыгышлар ясый.

Соңгы елларда татар халык җырларын, Сара Садыйкова җырларын аеруча яратып башкара. 1997 елда Казанга килеп, иҗат дөньясына кереп киткән. 2007 елда «Барс-медиа» ширкәте белән рәсми төстә килешү төзегән булган (2012 елда килешүне вакытыннан алда өзгән). [10]

Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклында (рок-опера) төп роль – Сихәтбануны башкарган (Эльмира Кәлимуллина белән алмашлап).

Татарстан Республикасының Халык артисты Фирзәр Мортазин, Татарстанның атказанган артистлары Илнар Миранов, Айдар Сөләйманов, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин һ.б. җырчылар белән дуэтлар башкара. Казан филармониясе оештырган онлайн-концертларның (виртуаль концерт) берсендә төрле кинофильмнардан таныш җырлар башкарган.

 

«Алинә Шәрипҗанова татар телен үзлегеннән өйрәнеп, татар халык җырларын һәм композиторларыбыз әсәрләрен профессионал дәрәҗәдә башкара. Зәвыклы киенүе, сәхнәдә үзен тотышы да хөрмәткә лаек. Аның чыгышын халык көтеп ала. Алинә Шәрипҗанова «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек. Мин аның өчен шат» [11]

Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты
 

Альбомнар үзгәртү

  • 2010 ― Сине көтәм
  • ...
  • 2022 ― Җырларым-хыялларым

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Гаиләсе белән төшкән фоторәсемнәре.

33 яшьтә кияүгә чыккан. Ире Айдар (Шәйгарданов), Чаллыдан, белеме буенча юрист, эшмәкәр. Балалары: Айдарның беренче никахыннан улы Тимур (әнисе Лилия), уртак балалары Әмир, Альмира. Башта Биектау районы Калинино авылында, аннары Биектауда үз йортларында яшиләр. 2007 елдан әнисе Любовь Анатольевна алар белән яши. [14]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Алина Шарипжанова. concert-star.ru
  2. Алинә Шәрибҗанова: «Иремнең беренче хатыны белән дә яхшы аралашабыз». Шәһри Казан, 18.08.2017
  3. Алина Шарипжанова получила звание _Народный артист РТ. kazanfil.ru
  4. Алина Шарипжанова. Кино-Театр.Ру
  5. «Ул әни белән дә 10 ел сөйләшми»:Алинә Шәрипҗанова бертуган энесе белән аралашмавын әйтте. Интертат, 14.01.2023
  6. Җырчы Алинә Шәрипҗанова турында тугыз кызыклы факт. Сөембикә, 21.11.2022
  7. Лилия Локманова. Алинә Шәрипҗанова: "Әтием миңа һәм энем Радикка беркайчан да ярдәм итмәде". Шәһри Казан, 22.07. 2020
  8. Шайгарданова Алина Наилевна. 2022 елның 2 март көнендә архивланган. kazgik.ru
  9. Гөлия Хәсбиуллина. Винера Ганиеваның дәвамчысы Алинә Шәрипҗанова: затлы ханымнар һәм чын ирләр турында. Интертат, 15.11.2021
  10. Зөһрә Садыйкова. Алинә Шәрипҗанова шәһәр тормышыннан туеп, авылда яши башлаган. Шәһри Казан, 14.06.2013
  11. Зөлфия Галим. Алинә Шәрипҗановага - мактаулы исем. Шәһри Чаллы, 1.02.2023
  12. «Халык кызы! Өмет синдә генә...» Сөембикә, 24.06.2015
  13. Минниханов присвоил Алине Шарипжановой и Филюсу Кагирову звание «Народный артист РТ». Бизнес-Онлайн, 31.01.2023
  14. Зөһрә Садыйкова. Алинә Шәрипҗанова: «Бертуган энем белән алты елга якын аралашмыйбыз». Шәһри Казан, 18.08.2017

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү