Фоат Әбүбәкеров, Фоат Хәмит улы Әбүбәкеров (1944 елның 2 ноябре, ССРБ, Үзбәк ССР, Нәманган) — музыкант (скрипкачы), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге җитәкчесе, театр оркестры дирижеры (1973―2021 елларда). ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Татарстанның халык артисты (1996). «Тантана» премиясе лауреаты (2018).

Фоат Әбүбәкеров
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Фоат Хәмит улы Әбүбәкеров

Туу көне

2 ноябрь 1944(1944-11-02) (79 яшь)

Туу урыны

ССРБ, Үзбәк ССР, Нәманган

Эшчәнлек еллары

1969 - х. в.

Һөнәрләр

скрипкачы, дирижер

Кораллар

скрипка

Коллективлар

ТДОһБТ
Камал театры

Бүләкләр
Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1944 елның 2 ноябрендә Үзбәк ССР Нәманган шәһәрендә татарлардан беренче виолончелист Хәмит Әбүбәкеров гаиләсендә туган. Әнисе Хәлимә, мулла кызы. Казан дәүләт консерваториясен (Натан Брауде классы, кызыл дипломга) тәмамлаган. Әтисе белән бергә Мәскәүдә укыган Нәҗип Җиһанов тәкъдиме белән консерваториядә укырга калдырыла һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә билгеләнә. 1969 елдан Камал театры директоры Рәшидә Җиһаншина чакыруы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрында уйный. 1973 елдан 2021 елга кадәр ― театрның музыка бүлеге җитәкчесе, театр оркестры дирижеры. 2021 елның мартыннан ― Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесенең киңәшчесе[1].

Камал театрында эшләү дәверендә җырлар язган («Мине танырсыңмы?» (Т. Миңнуллин сүзләре), «Зәңгәр кыңгыраулар» (Әхсән Баян сүзләре), «Ап-ак ромашкалар – мәхәббәтем» (Аманулла сүзләре һ. б.), 155 спектакльгә музыка иҗат иткән, 60 лап спектакльне музыка ягыннан бизәгән, мәсәлән, «Көйсез кияү» (Кәрим Тинчурин), «Качаклар», «Портфельле кияү», «Мулланур Вахитов» (Нәкый Исәнбәт), «Илгизәр+Вера», «Гөргөри кияүләре, «Шәҗәрә» (Туфан Миңнуллин), «Кияү белән кәләш» (Мар Байҗиев[калыпны мәкаләдән алып куярга]), «Баскетболчы» (М. Гыйләҗев), «Люстра» (Илгиз Зәйниев), «Күрәзәче», «Ява карлар, ява карлар...» (З. Хәким), «Асылъяр» (М. Фәйзи), «Мирас» (Г. Каюмов), «Гаугалы гаилә» (Эдуардо де Филиппо) һ. б.[2].

Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльләрдә (мәсәлән, «Бирнәсез кыз»да чегән оркестры җитәкчесе ролендә һ. б.) актер-музыкант булып катнаша. Берничә спектакльдә (мәсәлән, «Гөлҗамал», «Go, Баламишкин» һ. б.) сәхнәдә оркестр дирижеры буларак чыгыш ясый.

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе — татарлардан беренче виолончелист Хәмит Әбүбәкеров, Нәманганда җирләнгән. Әнисе Хәлимә, мулла кызы, Казанда җирләнгән. Энесе, дүрт сеңлесе бар.

Хатыны Татьяна Кононирова, виолончелист. Улы Руслан, Казан консерваториясен тәмамлаган пианист, Камал театры оркестры музыканты, аранжировкалар ясаучы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү