Хәмит Әбүбәкеров

Хәмит Әбүбәкеров (1907 — ?, ССРБ, Үзбәк ССР, Нәманган) — татарлардан беренче виолончелист. Татарстанның халык артисты скрипкачы Фоат Әбүбәкеровның әтисе.

Хәмит Әбүбәкеров
Туу көне

1907(1907)

Үлү урыны

ССРБ, Үзбәк ССР, Нәманган

Эшчәнлек еллары

1927-1940

Һөнәрләр

виолончелист

Кораллар

виолончель

Коллективлар

ТАССР радиокомитеты
Камал театры

Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1907 елда туган. Балалар йортында тәрбияләнгән. Казан музыка техникумында (Р. Л. Поляков классы) укый. Мәскәү дәүләт консерваториясен (И. Ямпольский классы) виолончель классы буенча тәмамлый[1]. Мәскәүдә Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин һ. б. белән бер вакытта укый. Казанда Татарстан АССР радиокомитетының симфоник оркестрында уйный. Татар дәүләт академия театрының Салих Сәйдәшев җитәкчелендәге симфоник оркестрында эшли.

Булачак татар композиторы Исмай Шәмсетдинов музыка юлына виолончелист Хәмит Әбүбәкеров тырышлыгы белән килеп керә. Аның ярдәме белән ТАССР радиокомитеты каршындагы радиоузелда үзешчән сәнгать бүлегенең җитәкчесе булып эшли. Хәмит Әбүбәкеров тәкъдиме буенча 1936 елны Казан музыка училищесына алына һәм композитор Ю. В. Виноградов классында укый башлый[2].

Исмай Шәмсетдинов 1940 елда Хәмит Әбүбәкеровка аларның гаилә дусты шагыйрь Хәсән Туфанның кулга алынуын хәбәр итә һәм тиз арада шәһәрдән китәргә киңәш бирә. Хәмит Әбүбәкеров хатыны Хәлимә белән Нәманганга китә һәм 1940 елдан шунда яши. Нәманганда алты баласы туа: ике улы (олысы Фоат), дүрт кызы. Улларын скрипка, кызларын фортепиано буенча музыка мәктәбендә укыта [3].

Әдәбият үзгәртү

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. К.: ТКН, 1987, 270, 388нче битләр.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Первый татарский композитор. touch.otvet.mail.ru
  2. Туган җирем. «Милләттәшләр» порталы
  3. Айсылу Кадыйрова. Скрипач Абубакиров из Ла Скала-Камала. «Вечерняя Казань», 25.06.2010(рус.)