Альбина Шаһиморатова
Альбина Шаһиморатова, Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова (1979 елның 17 октябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) — опера җырчысы (сопрано), Россия Федерациясенең (2017) һәм Башкортстан Республикасының (2024) атказанган, Татарстан Республикасының халык (2009) артисты, Тукай премиясе лауреаты (2011).
Альбина Шаһиморатова | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова |
Туу көне |
17 октябрь 1979 (44 яшь) |
Туу урыны |
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе |
Эшчәнлек еллары |
2004 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
сопрано |
Кораллар | |
Жанрлар |
опера, классика |
Псевдонимнар |
«Бриллиант колоратура»[1] |
Коллективлар |
К. С. Станиславский һәм В. И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры |
Хезмәттәшлек |
Houston Grand-Opera (АКШ) |
Бүләкләр |
(2011) |
albinashagimuratova.com |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1979 елның 17 октябрендә Ташкәнттә туган. 1994 елдан Казанда. П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (2004) һәм аспирантурасын (2007) тәмамлый.
2004 - 2006 елларда К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры солисты. 2 ел эчендә 27 спектакльдә катнаша, АКШка гастрольгә бара.
- 2006 - 2008 елларда HoustonGrandOpera (АКШ) стажёры.
- 2008 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты.
- 2010 елда Мәскәү Зур театрында дебют ясый.
Европада, АКШта, Россиядә опера театрларының репертуарыннан иң авыр партияләрне башкара.
Иҗаты
үзгәртүКазан музыка училищесын «Хор дирижёры» белгечлеге буенча тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең дирижёр-хор факультетына керә. Зилә Сөнгатуллина сыйныфында вокал белән дә шөгыльләнә.3 курсны тәмамлагач, Мәскәү консерваториясенә Россиянең халык артисты Г.А. Писаренко сыйныфына күчә. Үзбелемен күтәрү максатында, Анна Маргулис, Рената Скотто, Роберт Коварт, Дмитрий Вдовин кебек опера йолдызларыннан өстәмә дәресләр дә ала[2].
Houston Grand-Opera (АКШ) белән ике еллык контракт төзи һәм аның сәхнәсендә Төн патшабикәсе (Моцарт “Тылсымлы флейта”), Мюзетта (Пуччини “Боһема”), Лючия (Доницетти “Лючия де Ламмермур”), Джильда (Верди “Риголетто”) партияләрен башкара.
“Мюзетта ролендә Шаһиморатова зур актёрлык осталыгын күрсәтә алды. Ә аның тавышы - җиңел, лирик сопрано – нәкъ җилбәзәк Мюзетта тавышына тәңгәл килеп тора” (ConcertoNet.com, апрель 2008)
Ф.И. Шаляпин исемендәге XXIV Халыкара опера фестивале кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Төн патшабикәсе (Моцарт “Тылсымлы флейта”) партиясен сокландыргыч башкара. 2008 елда Зальцбург фестивалендә Риккардо Мути җитәкчелегендәге Вена симфоник оркестрына кушылып җырлый. Шул ук партия Берлинда Алман операсында, LosAngelesOpera (Лос-Анжелес), Метрополитан Опера (Нью-Йорк), Кавент Гарден (Лондон), Ла Скала (Милан, Италия) сәхнәсендә дә зур уңыш казана[3]. Аның гастрольләр графигы берничә елга төзелеп куелган. Атаклы дирижёрлар Р. Мути, Джеймс Конлон, Патрик Симмерс, Петер Шнайдер, Адам Фишер, Владимир Спиваков белән хезмәттәшлек итә[4].
2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Резеда Ахиярованың «Шагыйрьнең мәхәббәте» операсында Зәйтүнә партиясен башкарды.
Фильмография
үзгәртүГаиләсе
үзгәртүИре, психиатр.
кызы Аделина (2014 елда туган).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Халыкара конкурслар лауреаты:
- М.И. Глинка исемендәге (Чиләбе, 2005, I премия)
- Франсиско Виньяс исемендәге (Барселона, Испания, 2005, III премия)[6]
- П.И. Чайковский исемендәге (Мәскәү, 2007, 1 премия һәм алтын медаль)
- Татарстанның халык артисты (2009).
- 2011 Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — Көнбатыш Европа һәм рус композиторларының вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы өчен.
- 2011 Casta Diva премиясе — Мәскәүнең Зур театрында башкарган Людмила («Руслан һәм Людмила») һәм М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында башкарган Лючия («Лючия ди Ламмермур») партияләре өчен[7].
- 2012 Россиянең «Алтын битлек» Милли премиясе — «операда иң яхшы хатын-кыз роле өчен». Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Лючия ди Ламмермур» спектаклендәге Лючия роле өчен[8].
- 2017 РФ Президенты указы нигезендә РФ атказанган артисты исеме бирелде [9].
- 2023 ― «Сөембикә» журналының «Сөембикә беләзеге» бүләге.[10]
- 2024 ― Башкортстанның атказанган артисты[11]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 2008 елда Зальцбург фестивалендә Австрия музыкантлары атый
- ↑ Peoples.ru сайты
- ↑ Зур театр сайты
- ↑ Бельканто.ру сайты
- ↑ kino-teatr.ru сайты
- ↑ Мария театры сайты
- ↑ М. Җәлил театры сайты, archived from the original on 2016-05-31, retrieved 2017-01-03
- ↑ Татарам.ру сайты
- ↑ «Сөембикә» журналы, 2017 ел, 7нче (июль) саны, 15нче бит.
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. «Сөембикә» журналына 110 ел: «3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән». Интертат, 25.04.2023
- ↑ Лейла Аралбаева. Певица Альбина Шагимуратова стала заслуженной артисткой Башкортостана. Башинформ, 17.05.2024
Чыганаклар
үзгәртү- Невское время, 6 октябрь, 2010 ел.
- «Культура» газетасы, 18-24 март, 2010 ел.
- Джон фон Рейн. Мировая слава Альбины. «Chicago Tribune» (Чикаго Трибьюн), июль, 2017 ел.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Татар дәүләт опера һәм балет театры сайты(үле сылтама)