Дания Нуруллина

Дания Нуруллина, сәхнә псевдонимы Дания Нурлы, Дания (Фидания) Нургаяз кызы Нуруллина, рус. Нуруллина Дания (Фидания) Нургаязовна (1946 елның 23 августы, Казан, ТАССР) – драма актрисасы, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты (1966 елдан), Татарстанның халык (1991), РФ атказанган (2010) артисты, «Тантана» (2015), ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2021) премияләре лауреаты.

Дания Нуруллина
Туган телдә исем Фидания Нургаяз кызы Нуруллина
Туган 23 август 1946(1946-08-23) (78 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актриса
Балалар кызы Айсылу (19722011),
оныгы Айнур (1994)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
«Тантана» премиясе (2015)

 Дания Нуруллина Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1946 елның 23 августында Казанда туган. Казан театр училищесын (Ш. Сарымсаков, П. Исәнбәт курсы) тәмамлаган (1966). Сәхнә телен Асия Хәйруллинадан, татар теле һәм әдәбиятын Вахит Хаковтан, актер осталыгын Празат Исәнбәт, Нәҗип Гайнуллиннан, режиссураны Рәфкать Бикчәнтәевтан, сәхнә хәрәкәтләрен Шәхсәнәм Әсфәндияровадан, бию дәресләрен Анна Гацулинадан, фехтованиене Марсель Сәлимҗановтан өйрәнә. 1966 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына кабул ителә һәм әлеге театрга бөтен иҗат гомерен багышлый (ике ел радиода эшләп ала).

Үткен характерлы, темпераментлы, гайрәтле, төрле үзенчәлектәге рольләр башкару остасы. Җырлы, биюле күренешләрдә теләп катнаша. Сәхнәдә бергә уйнаган партнерлары — Ринат Таҗетдинов, Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Наил Әюпов, Әсхәт Хисмәтов.

Башкарган рольләре

үзгәртү

1965 елда Казан театр училищесынең 3нче курстында укыганда уйнаган беренче рольләре: Шәфәкъ — «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим, Ш. Сарымсаков сәхнәләштергән), Айса — «Күзләре нинди иде ?» (Әхсән Баян, режиссер Ш. Сарымсаков), 1966 елда: биюче Сусанна — «Айдын» (Җафар Җаббарлы, режиссер Агакише Кязимов куйган), Айсылу — «Миркәй белән Айсылу» (Нәкый Исәнбәт, режиссер М. Сәлимҗанов), Юлия Тугина — «Соңгы корбан» (А. Островский, режиссер М. Новохижин (Мәскәү)


Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаилә хәле

үзгәртү

Ире (1974 елга кадәр) — драматург Риза Ишморатның улы Фәрит.

Кызы Айсылу Фәрит кызы (19722011). Җиде ел Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр карт оныгы Илсурны уйнаган. Марсель Сәлимҗанов «II курска алам», дисә дә, сәнгать юлын сайламый, шәфкать туташына укый, соңгы вакытта «Кольцо» сәүдә үзәгендә сувенирлар бүлегендә өлкән сатучы булып эшли. 2011 елның 20 августында Казанда юл һәлакәтендә мотоцикл белән бәрелеп, вафат була[2].
Оныгы Айнур (1994).

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Тукай бүләге комиссиясе быелгы лауретлар исемен атаган. Азатлык радиосы, 22.04.2021
  2. Гөлнур Сафиуллина. Күбәләк булып очты... 2018 елның 22 октябрь көнендә архивланган. «Сөембикә», 2018 ел, октябрь, 40-42нче битләр. ISSN 0869-1398

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  1. Г. Данилова. Старейший национальный. «Огонек», 1975 ел, № 8.
  2. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Биобиблиографик белешмәлек. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  3. Ю. Сафиуллин. Нур өстенә нур. «Мәйдан», 2007 ел, № 9.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү