Нәҗибә Ихсанова

татар театры артисты, Татарстанның һәм Ру­си­я Федерациясе­нең ха­лык артисты, Азнакай районының мактаулы гражданы

Нәҗибә Ихсанова, Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова (1938 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Азнакай районы, Буклы (Яңа Ташлыяр) ― 2021 елның 13 марты[2], РФ, ТР, Казан) – татар театры артисты, Татарстанның һәм Ру­си­я Федерациясе­нең ха­лык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты. Азнакай районының мактаулы гражданы (2008).[3]

Нәҗибә Ихсанова
Туган телдә исем Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова
Туган 25 гыйнвар 1938(1938-01-25)
Буклы (Яңа Ташлыяр), Азнакай районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 12 март 2021(2021-03-12) (83 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Толстой урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты
Җефет Туфан Миңнуллин
Балалар Әлфия Юнысова-Миңнуллина
Ата-ана
  • Гыймаделислам (әти)
  • Миңнеямал (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1998)
Сайт http://nazhibaihsanova.blogspot.ru/

 Нәҗибә Ихсанова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1938 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРның Азнакай районы Буклы (Яңа Ташлыяр) авылында туган. Чалпы урта мәктәбен тәмамлаган.

1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын (вуз) тәмамлый.

1961 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Яңа татар зиратында ире Туфан Миңнуллин янәшәсенә җирләнде.

Иҗаты үзгәртү

Сәхнә белән беренче танышуы авылда ук башлана. Үзешчәннәр куйган “Беренче театр”, “Асылъяр”, “Галиябану” спектакльләрендә катнаша.

  Гомерендә радио ишетмәгән, тере артист күрмәгән кечкенә авылның ике баласы гомерләрен олы сәнгатькә багышласын әле. Бу – язмыш[4]
 

Мәскәүгә театр уку йортына эләгүе дә очраклы була, Казанга университетка укырга керергә барган җирдән ишетеп кенә, авылдашы Әзһәр Шакиров белән сынауларны үтәләр һәм 1956 елда Мәскәүдә М. Н. Гладков һ. б. укытучыларда укый башлыйлар. 1961 елда уку йортын тәмамлап кайтып, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.

  • Беренче уйнаган рольләре: Гандәлиф (Аяз Гыйләҗев “Көзге ачы җилләрдә”), Маһисәрвәр (Таҗи Гыйззәт “Чаткылар”), Фатыйма(“Мирсәй Әмир “Тормыш җыры”), Газизә (Шәриф Камал “Акчарлаклар”), Җомабикә — (Таҗи Гыйззәт «Кыю кызлар» )

яшь, гади авыл кызлары булу белән җиңел уйнала.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Разил Вәлиев Нәҗибә Ихсанованың иҗатына олы бәя биреп: «Син – сәхнә ханбикәсе!» – дип, аңа шигырь багышлаган.

Гаиләсе үзгәртү

Ире – Туфан Миңнуллин, язучы[8].

кызы ― Әлфия Юнысова – журналист.
  Cәхнәдә 338 роль уйнаган бу ханым яшь кызлар кебек очып йөри һәм сәхнәдә шпагат ясый. Бернинди 60 — 70 яшьләр күренми дә, ишетелми дә. Җылы, якты энергия йомгагы. Гаҗәп хәл, үзе бер могҗиза[9]
 

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Нәҗибә Ихсанова. Уйнап узган гомер. Казан, 2008.
  2. Нәҗибә Ихсанова. Ул-Таһир, мин-Зөһрә түгел. Сәхнә, 2014, № 7-8, 36 бит.
  3. Луара Шакирҗан. Театр гаиләсенең олы кызы. Сөембикә, 2008 ел, №12.
  4. Рәсиха Фәизова. «Син – сәхнә ханбикәсе». Шәһри Казан,30 апрель 2014 ел.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү